Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада вакытына Казаннан Уфага күчерелгән тоткынның үлеме тикшерелә


Тикшерү комитеты Казанда Универсиада барган көннәрдә Татарстаннан Башкортстан төрмәләренең берсенә күчерелгән тоткынның үлемен тикшерә башлады.

Сумка урлауда гаепләнеп ике ел да алты ай төрмәгә хөкем ителгән 30 яшьлек Азизбек Пармоновка иреккә чыгарга 10 ай калган булган. Рәсми белдерүдә аның "канун нигезендә рөхсәт ителгән махсус чаралар кулланылганнан соң" йөрәге туктап үлүе турында әйтелә.

Хокук яклаучылар Башкортстанга килгәч беренче көндә үк Пармоновны кулларын богаулап резин таяклар белән кыйнаганнар, дип белдерде. 9 санлы колония җитәкчелеге Пармоновның төрмә тәртибен бозуын, сөйләшүгә чыкмавын, бер хезмәткәрне төртеп егуын белдерде һәм аның 5 минут дәвамында таяклар белән кыйналганын раслады. Үз камерасына барганда тоткын йөрәгенә зарланган һәм соңыннан үлгән.

Июнь аенда төрмәләр хезмәте җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин Универсиада вакытына Казаннан "куркыныч тудыра алган тоткыннар" чыгарылачак, дип белдергән иде. Пармонов Башкортстан төрмәсенә 6 июль китерелгән булган.
XS
SM
MD
LG