Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исландиядә беренче мәчет төзеләчәк


Исландия күренеше
Исландия күренеше
Тирә-як мохитне саклау һәм планлаштыру департаменты рәисе Пол Хьяльтасон, Рейкьявик шурасы Исландия мөселманнары ассоциациясенә бирелгән җир кишәрендә мәчет төзү ниятен хулпады, дип белдерде.

Мөселманнар берләшмәсе манарасы 9 метр биек булган мәчет төзергә планлаштыра. Проект шәһәр хакимиятләре һәм Исландия архитекторлары берлеге белән килештереләчәк.

Төзелеш киләсе ел башланыр, дип фаразлана.

Исландиядә ике мөселман оешмасы бар. Исландия мөселманнары ассоциациясенә 460лап кеше, Ислам мәдәнияте үзәгенә 300ләп кеше кергән.

Бу Исландиядә төзеләчәк беренче мәчет булачак.
XS
SM
MD
LG