Эдвард Сноуден вакытлыча Русиядә калу теләге булуын, соңыннан Латин Америкасының берәр иленә китәргә ниятләвен белдерде. Сноуденны үзләренә Венесуэла, Боливия, Никарагуа һәм Эквадор чакырган булган. Болар хакында АКШтан качкан күзләү хезмәтенең элекке агенты Сноуден бүген Мәскәүнең Шереметьево һава аланында журналистлар һәм хокук яклаучылар белән очрашуда әйтте.
Аның белән Дума депутаты Вячеслав Никонов, Amnesty International хокук яклау оешмасының Русия бүлеге башлыгы Сергей Никитин, Human Rights Watch'тан Татьяна Локшина, президент каршындагы кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин, адвокат Генри Резник, барлыгы 13 кеше очрашты, дип хәбәр ителә.
Лукин Twitter'да "Сноуден ябыккан, ләкин чәчен матур кискәннәр. Сноуден үзен патриот дип саный", дип язды.
Сноуден белән очрашуга чакыру хатын Human Rights Watch оешмасының Мәскәү бүлеге башлыгы Татьяна Локшина Facebookта урнаштырды. Анда элекке агент АКШ хакимиятләренең соңгы атналарда аңа башка бер илдә сәяси сыену алуга комачаулавы белән Кеше хокуклары декларациясенең 14нче санлы маддәсен бозуын яза.
Президент Владимир Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков Сноуденның Русиядә сәяси сыену сорап мөрәҗәгать иткәне булмады, дип белдерде.
Локшина сүзләренә караганда, Сноуден АКШ һәм Европа илләрен үзенең берәр дәүләттә сәяси сыену алуына комачауламаска чакырып хокук яклаучылардан ярдәм сораган. Үз чиратында ул президент Путин куйган шартларга риза булуын белдергән. Путин аңа АКШ белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян китерәчәк гамәлләрдән тыелу шарты куйган иде.
"Минем бер эшем дә АКШка каршы булмаячак. Мин АКШка уңышлар телим", дигән Сноуден.
АКШ Үзәк күзләү идарәсенең Һоңкоңга качкан хезмәткәре Эдвард Сноуден Аэрофлот очкычы белән Мәскәүнең Шереметьево һава аланына 23 июнь килде.