Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: “Универсиада уздыру ил өчен кирәк иде”


Бүген “Университет һәм олимпия спорты: ике модель – бер максат?” FISU конференциясе барышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада проектының уңышка ирешүен әйтте.

“Ул ил өчен кирәк иде”, диде ул.

Миңнеханов шулай ук ике көн элек Русия президенты Владимир Путин Казанга килгәч барысы да уңышлы килеп чыкканы өчен рәхмәт белдерүен дә әйтте.

Утырыш шулай ук киләсе елга Русиядә узачак Олимпиадага да багышланган иде.

“Без Олимпиада өлкәсендә әле белгечләр түгел. Өйрәнербез, дип өметләнәм”, -диде Миңнеханов.

Билгеле булганча, моннан берничә көн элек Марат Бариев Казан 2024 нче елда Олимпиаданы уздырырга дәгъва кыла ала дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG