Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы җитәкчесе Универсиадада Татарстан байракларын кулланырга чакыра


Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин конгресс чакыруы белән килгән кунакларны Универсиаданың спорт ярышларын караганда һәм ябылу тантанасында татарлыкларын ачык күрсәтергә чакырды. Моның өчен ул Татарстан әләмнәрен һәм башка символлар куллану мөмкинлеге турында искәртте. Бу хакта Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Универсиадага килгән кунаклар белән очршу вакытында әйтте.

Бу инде Универсиадага килгән икенче төркем иде. Беренче төркемгә чит ил һәм Русия төбәкләреннән 182 кеше кергән булса, икенче төркемдә Русия төбәкләреннән 98 кеше килде.
XS
SM
MD
LG