Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДИ: Татарстанда географиядән кала фәннәрне укыту яхшыра


Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарында икеле алучылар кимегән. Математика, химия, физика һәм тарих фәннәреннән нәтиҗәләр яхшырса, географиядән начарайган.

Татарстанда быел бердәм дәүләт имтиханнарында икеле алучылар саны бермә-бер кимегән. Аеруча математика, химия, физика һәм тарих фәннәреннән нәтиҗәләр яхшырган.

Иң яхшы күрсәткечләр – химия фәнендә. Биредә 100 балл җыючылар саны 216-га җиткән. Чагыштыру өчен – узган ел андыйлар нибары ун кеше генә булган.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сишәмбе көнне хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашуда имтихан тапшырылучы 13 фәннең 12-сендә уңай үзгәрешләргә игътибар юнәлтте.

Тик менә география фәненнән минималь балл җыя алмаган укучылар саны ни өчендер 3,6 проценттан 4,4 процентка арткан. Данил Мостафин моның сәбәбен әйтә алмады. Әллә инде республика мәктәпләрендә географияне начар укыталар, әллә мәктәпләрдә хариталар һәм глобуслар беткән. Министр урынбасары бу мәсьәләгә укытучыларның август киңәшмәсендә әйләнеп кайтырга вәгъдә итә.

БДИ: Татарстанда географиядән кала фәннәрне укыту яхшыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Быел Татарстанда БДИны 21 мең кеше тапшырган. Соңгы 3 елда демографик кризис нәтиҗәсендә чыгарылыш сыйныф укучылары ел саен мең кешегә кими.

Имтихан тапшыру вакытында республика мәктәпләрендә канун бозу очраклары да теркәлгән. Мәсәлән, Баулы һәм Норлаттан ике укучы интернет челтәрендә имтиханның әзер җавапларын урнаштыра. Аларны административ җаваплылыкка тарту чараларын күрдек, ди министр урынбасары.

33 укучы имтихан барышында тәртип бозган өчен куып чыгарылган. Соңрак, шулай да, аларның кайберләренә кире керергә рөхсәт ителгән. Бу хәлләр урыс теле һәм математика имтиханнарында булган.
XS
SM
MD
LG