Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада паркындагы хикмәтләр

Универсиада паркында агачлар әле аз, кечкенә. Кояш көйдерә, бер җирдә дә күләгә табып булмады. Шулай булса да, халык чират торып көне буе керә. Чират бик җентекләп тикшереп керткәннән инде. Хәтта тимераякта шуа торган залда да бик бөркү, ясалма боз да эрергә чамалый, ахры.

Эчтәлеге ягыннан парк бик бай. Бизәлеше, куелган атракционнар, экспонатлар кызыклы, матур. Бигрәк тә агачтан эшләнгәннәре – йорт, капка-койма булсынмы, кечкенә сувенирлар булсынмы.

Җыр-бию тынып тормый. Зур сәхнәдә дә, кечкенәсендә дә. Профессионаллар, үзешчән сәнгать төркемнәре, олылар, балалар, төрле конкурсларда җиңүчеләр. Кайдан табып бетергәннәр бу кадәр талантларны! Бу бит инде атнадан артык бара, көне-төне һәм бер урында гына түгел. Читтән зур акча түләп чакырылмаган бит алар. Үзебезнекеләр. Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде.

И, шәп җырлыйлар, бииләр, киемнәре күз явын алырлык! Без килгәндә үзешчәннәрдән Чирмешән районы мәйдан тота иде. Кереш өлешендәге шигырьләрдә “Без – татарлар!”, “Без булдырабыз!” дип Казансу ярларын яңгыратып, андагы соңгы балыкларны да куркытырлык көчле тавыш белән кабатлап тору гына бераз колакны ярды үзе. Артып китмәдеме икән дигән уй килде. Әнә бит, шуннан ук килгән чуаш һәм башка милли коллективлар да кимен куймый, барысы да бергә булдыралар.

Татарстанда яшәгән чуаш, мари, мукшыларның күбесе өч телдә сөйләшә. Әйтик, чуаш, татар һәм русча. Кайбер татарлар кебек “татар теле нәрсәгә кирәк” дип баш ватмый. Сөйләшә, бетте-китте.

Читкә киттем, килә бит башка теләсә нәрсә. Шулай итеп Универсиада паркына бардык. Алган тәэсирләр искиткеч, башкарылган эшнең күләме шаккаткыч. Кичке салкын төшкәч, утлар җемелди башлагач монда бик рәхәттер, дип кайтып киттек.

Шәһәре дә, урамнары да гаҗәп үзгәрде бит аның. Чисталык, иркенлек, матурлыкны, “тәртипле” машиналарны әйткән дә юк. Кая китте элекке, адым саен кулына сыра шешәсе тотып, олымы-кечеме икәнне карап тормыйча йөзгә тәмәке төтене өреп, иләмсез ярымшәрә йөргән егетләр-кызлар? Аларның ымлыкларыннан һәм өч катлы сүгенү сүзләреннән торган тел ачкычларын Ходай алып куйдымы әллә? Бу арада сез “крутой” саналмыйсыз. Шәһәр халкы булган, уңган, талантлы, белемле яшьләргә сокланып, аларга уңышлар, иминлек теләп карап тора. Күрегез, бәлки сезгә дә йогар азрак, дип. Нәрсәдер булды инде, әле аңлап бетереп булмый.

Оештыручылар, спортчылар, волонтерлар бик арыганнар инде, минутлар саныйлардыр, Универсиаданың йомгаклануын. Рәхмәт аларга.

Шәхсән мин үзем дәвам итәр идем. Миңа калса, ул безнең аңыбызга Олимпиададан да зуррак үзгәреш кертте. “Хәзерге яшьләр инде...” дип картларча яшьләрне ачуланасы килми башлады. Яшьләр белән тәртип, өмет килде Казаныбызга.

Әнисә Габдрахманова
Казан

Универсиада паркындагы хикмәтләр

Агачтан эшләнгән әйберләр &ndash; йорт, капка-койма булсынмы, кечкенә сувенирлар булсынмы <span style="font-size: 15px; line-height: 22px; text-align: left; background-color: rgb(255, 255, 255); ">&ndash;</span> барысы да матур
1/9 Агачтан эшләнгән әйберләр – йорт, капка-койма булсынмы, кечкенә сувенирлар булсынмы барысы да матур
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Тимераякта шуа торган залда да бик бөркү, ясалма боз да эрергә чамалый, ахры
2/9 Тимераякта шуа торган залда да бик бөркү, ясалма боз да эрергә чамалый, ахры
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Кояштан качучылар
3/9 Кояштан качучылар
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Универсиада паркы
4/9 Универсиада паркы
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Җыр-бию тынып тормый. Зур сәхнәдә дә, кечкенәсендә дә
5/9 Җыр-бию тынып тормый. Зур сәхнәдә дә, кечкенәсендә дә
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Универсиада паркында татар йорты
6/9 Универсиада паркында татар йорты
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Теләүчеләрне арбага утыртып та йөрттеләр
7/9 Теләүчеләрне арбага утыртып та йөрттеләр
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Паркта борынгы һөнәрләр дә күрсәтелде
8/9 Паркта борынгы һөнәрләр дә күрсәтелде
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Оештыручылар, спортчылар, волонтерлар бик арыганнар инде, минутлап көтәдер Универсиаданың йомгаклануын. Рәхмәт аларга.
9/9 Оештыручылар, спортчылар, волонтерлар бик арыганнар инде, минутлап көтәдер Универсиаданың йомгаклануын. Рәхмәт аларга.
Безнең Татарстанда талантлар нефтьтән дә күбрәк, ахры. Универсиада чакыруы булды – җыры, биюе, ансамбльләре, хорлары, спорты – барысы да шунда ук скважинадан бәреп чыккан кебек хәрәкәткә килде. [Әнисә Габдрахманова фотолары]
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG