Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Башкортстан парламенты сайлавына бойкот белдерде


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында 8 сентябрьдә узачак республика парламенты сайлавына бойкот игълан ителде.

16 июльдә ТИҮнең киңәйтелгән идарә утырышы алда торган сайлауда нинди фиркаләр, намзәтләр катнашуын барлау белән башланды. Утырышта билгеләнүенчә, бүгенге көндә республика парламентына сайланачак 110 мандат өчен 179 намзәт көрәшә. Шуларның 140-ы фирка исемлекләре аша. Дүрт фирка исемлекләре инде бәян дә ителде. Алар “Бердәм Русия”, “Русия патриотлары”, “Русия ветераннары” һәм “Халык иреге” фиркаләренең җирле бүлекчәләре исемлекләре.

“Бердәм Русия” фиркасе исемлеген Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов җитәкли. Бер мандатлы округлар сайланырга теләүче намзәтләр арасында “Бердәм Русия”дән бер артист та бар. Ул Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Айдар Галимов. Ул хәзерге парламентта да депутат булып тора.

“Русия патриотлары” бүлекчәсенең фирка исемлеген бу хәрәкәтнең республикадагы җитәкчесе, Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов җитәкли. Бер мандатлылар исемлегендә “Нур” татар дәүләт драма театры артисты Айгөл Әхмәдиева һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзасы, профессор Рушан Галләмов та бар.

ТИҮ утырышында, сайлауда татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашуга карамастан, аны бойкотларга дигән карар чыгарылды.

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Белүебезчә, республикада чынбарлыкта татарлар 40 процент тирәсе тәшкил итә. Бу зур көч. Аларның Башкортстандагы хәлләре билгеле. Аеруча Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чордагы. Республика казнасының өчтән берен тутырган татарларның хәтта җыеннарын, утырышларын һәм башка чараларын үткәрер өчен бина да бирмәделәр. Республика белән бүген җитәкчелек иткән Рөстәм Хәмитовның да татарларга мөнәсәбәте билгеле. Ул инде өч ел буе татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен кабул итәргә вакыт таба алмый. Сайлауда кайсы фиркагә күпме тавыш ”ясау” алдан ук хәл ителгән дип уйлыйм. Шуңа анда катнашуның мәгънәсе юк”, диде.

Вилдан Фаткуллин: “Сайлауның хәрәмләшүләр белән үтәчәген фаразлап торасы да юк. Гадел үткән очракта, “Бердәм Русия” бик аз тавыш җыячак. Шуңа хакимият ресурслары әлеге фиркане үткәрү өчен барлык көченә эшләячәк дип уйлыйм. Татар халкы күндәм, аеруча авылларда яшәүчеләрнең милли үзаңы чамалы. Мин бойкотка татарлар дәррәү кушылыр дип уйламыйм. Шулай да без үз мөнәсәбәтебезне белдерергә тиеш. Ул мөнәсәбәт дигәнем Татар иҗтимагый үзәгенең бу сайлауга бойкоты”, дип чыгыш ясады.

Салих Әмирханов
Салих Әмирханов
Салих Әмирханов: “Заманында сайлаулар күпмедер кеше катнашкан очракта гына узган дип санала иде. Ул күрсәткеч киметелеп барды һәм тора-бара бөтенләй бетерелде. Хәзер өч кеше катнашса да, сайлау узган дип санала. Сайлау узгач анда күпме кеше катнашуын хәбәр итәчәкләр. Әлбәттә, ул дөрес саннар булмаячак. Шулай да мин ул катнашмаган кешеләрдә безнең дә өлеш булыр дип исәплим. Ягъни катнашмаучылар ТИҮ бойкотына кушылучылар булачак”, дигән сүзләр әйтте.

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов
Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов: “Республика парламентына узачак сайлауның легитим булмаячагы әле үк билгеле. Чөнки “кирәкмәгән" фиркаләрне әле үк төшереп калдыралар. Сәбәпләрен дә аңлатып тормыйча. Алдан ук “Бердәм Русия” фиркасенә шул кадәр, коммунистларга шул кадәр, башка фиркагә шул кадәр тавыш биреләчәк дип ниндидер саннар игълан итәләр. Ягъни һәр фирканең күпме тавыш җыячагы алдан ук билгеләп куелган. ТИҮ бу фальсификацияләрдә катнашып тормаска тиеш”, дип йомгаклады.

Утырыш ахырында Рәмил Хөсәенов татар халкына мөрәҗәгать ясады.

ТИҮ Башкортстан парламенты сайлавына бойкот белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG