Accessibility links

Европа мәхкәмәсе Ходорковский шикаяте нигезендәге карарны 25 июльдә чыгарачак


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка чыгарылган беренче мәхкәмә эше карар нигезендәге шикаятькә карата 25 июльдә үз фикерен җиткерергә тиеш.

Ходорковский һәм Лебедев Русия хакимиятләре аларны төрмәгә хөкем итеп Европа кеше хокуклары конвенциясен бозды дип саный. Алар гадел мәхкәмә тикшерүләре уздырылмауга зарлана. Шулай ук аларга карата чыгарылган мәхкәмә карарын сәясиләшкән дип тануны таләп итә.

XS
SM
MD
LG