Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан Бердыевка карата җинаять эше ачылырга мөмкин


Корбан Бердыев
Корбан Бердыев
Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге белдерүенчә, Татарстанның "Рубин" футбол такымы тренеры Корбан Бердыевка карата тикшерү эшенә комачаулауны тикшерүгә кадәр ачылкау эше башланган. Бердыевка карата хокук саклау һәм тикшерү эшенә комачаулау гаепләве белән җинаять эше ачылырга мөмкин.

Мондый гаепләү нигезендә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнергә мөмкин.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Бердыевның туганнан туганы Антон Шамрин 47 яшьлек бер хатынны күмәк көчләүдә гаепләнә. Көчләх Бердыев исеменә язылган машинада булган диелә. Шамрин бу хәлдән соң качкан. Бердыев ул машинаның гаражы кайда булуын тикшерүчеләргә әйтүдән баш тарта.
XS
SM
MD
LG