Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы Бразилиягә сәфәрен башлый


Рим папасы Франциск
Рим папасы Франциск
Рим папасы Франциск бүген чит илгә беренче сәфәрен Бразилиядән башлый.

Бразилия хакимияте шул уңайдан нык иминлек чаралары күрә. Өч мең полиция хезмәткәре, хәрби очкычлар һәм кораблар иминлек сагында булачак.

Франциск сәфәре вакытында, Дөньякүләм яшьләр көне уңаеннан, тантаналар үткәрәчәк. 22-29 июльдә дөньяның бөтен почмагыннан өч миллионга якын яшь котолик Рио-де-Жанейрога җыелачак.

Бразилия дөньяда иң күп котолик яшәгән ил.

Аргентиналы Франциск Рим-католик чиркәвендә Латин Америкасыннан беренче җитәкче булды.
XS
SM
MD
LG