Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиададан һәдия кибетләре баеп калган


Универсиада символы – Юни барсы
Универсиада символы – Юни барсы

Универсиада вакытында һәдия кибетләре шактый зур акча эшләгән. Унбер көн эчендә 300 меңләп сувенир сатылган. Милли һәдияләрне алучы күп булмаган.

Универсиада белән бәйле һәдияләр (сувенирлар) Казанның 58 сату ноктасында тәкъдим ителгән. Шушы унбер көн дәвамында барлыгы 300 меңләп һәдия сатылган. Халыкны күбрәк йөз сумнан алып, җиде йөз сумга кадәрле әйберләр җәлеп иткән. Әйберләрнең бәяләре 30 сумнан 50 мең сумга кадәр булган. Һәдияләр арасында уенчыклар да, сәгатьләр дә, киемнәр дә бар.

Универсиада билгеләмәсе булган тауарлар
Универсиада билгеләмәсе булган тауарлар
Универсиада билгеләмәсен үз һәдияләрендә кулланырга 38 ширкәткә рөхсәт бирелгән. Ә лицензияле тауарларны "Бәхетле", "Зельгросс", "Эссен", "ХороShow" кебек алты эре ширкәт саткан. "ХороShow" кибете сатучысының Азатлыкка сөйләвенчә, халык һәдияләрнең төрлесен алган.

Аеруча Универсиада символы булган Юни барсы уенчыгына, баш киеменә, футболкаларга ихтияҗ зур булган. "Парфюм әйберләрен бик алмадылар", ди сатучы.

Милли һәдияләргә килгәндә, алар Универсиада вакытында азрак сатылган. Халыкны, шул исәптән спортчыларны, туристларны, волонтерларны, шәһәр халкын күбрәк Универсиада белән бәйле әйберләр кызыксындырган.

Универсиада язуы булган түбәтәй
Универсиада язуы булган түбәтәй
Милли һәдияләр Бауман урамында күп сатыла. Биредәге сатучыларның Азатлыкка әйтүенчә, Универсиада һәдияләре күбрәк алынса да, түбәтәйләр, Казан, Русия белән бәйле һәдияләрне алучылар шактый булган. Халык һәдияләрне әле дә күп ала. Араларында Универсиада белән бәйлеләре дә, миллиләре дә бар, ди кайбер сатучылар.

"Үзгәреш чит ил өчен булыр, республика халкы өчен түгел"

Универсиададан соң Татарстандагы тормыш турындагы сорауга сатучыларның җаваплары каршылыклы булды. "ХороShow" кибете сатучысы Азатлыкка: "Бәлки, чит илләр өчен нәрсәдер үзгәрер. Казан турында белерләр, әмма республиканың үз халкы өчен үзгәрешләр булмас, дип уйлыйм", диде.

Бауман урамындагы һәдия кибетләрендәге кайбер сатучылар шундый ук җавап кайтарды. “Республикада үзгәрешләр булмас, әнә Универсиада бетеп, полиция китүгә Бауманда тәртипсезлекләр башланды”, диде бер сатучы.

Кайбер сатучылар исә, киресенчә, яхшы якка үзгәрәчәк, шәһәрне матурайту, чистарту шуның беренче адымы, дип саный. Бер сатучы бу сорауга җавап бирә алмавы хакында әйтте. "Бу мәсьәлә мине бик кызыксындыра. Мин даими интернетны да укып барам. Белмим, алга таба нәрсә булыр, Казан бушап калган төсле", диде Азатлыкка әлеге сатучы.
XS
SM
MD
LG