Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Казан-Екатеринбур юлына багышланган җәмәгать тыңлаулары була


Мәскәү-Петербур арасында йөрүче "Сапсан" тиз йөрешле поезды
Мәскәү-Петербур арасында йөрүче "Сапсан" тиз йөрешле поезды
30 июльдә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында иртәнге 10-да Мәскәү-Казан-Екатеринбур тиз йөрешле тимер юл төзелешенә багышланган җәмәгать тыңлаулары булачак.

Социаль-экология берлегенең Татарстан бүлеге вәкиле Неля Биктимирова фикеренчә, бүгенгә тәкъдим ителгән вариантларның берсен алып юл төзи башласалар, республикадагы табигатькә зур зыян киләчәк һәм җир, урман турындагы кануннар бозылачак.

Русиядәге Гринпис та 22 июль көнне бу төзелештә «зыянның зур өлеше Татарстан табигатенә туры киләчәк» дип белдерде.

Әлеге төзелеш өчен берничә вариант тәкъдим ителә. Юлның бер варианты Идел-Кама биосфера тыюлыгы аша үтәргә мөмкин. Калган өч вариантта да бу тыюлыкның саклану өлешенә, шулай ук тагын ике вариантта «Түбән Кама» милли паркына зыян киләчәк, ди экологлар.

Бу юл төзелеше өчен меңнән алып ике мең гектарга кадәр, аның бер өлеше саклана торган, урманнар киселергә мөмкин.

Аеруча сакланучы табигый җирләр, шулай ук сакланучы урман һәм яшеллек аша зур тизлектәге тимер юл салу җир һәм урман турындагы кануннарга каршылыкка килә.
XS
SM
MD
LG