Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билгеле музыкантлар Pussy Riot җырчыларын азат итүне сорый


Мария Алехина һәм Надежда Толоконникова
Мария Алехина һәм Надежда Толоконникова
Дөньяга билгеле музыкантлар, гомумән алганда йөздән артык башкаручы, Pussy Riot җырчылары Мария Алехина һәм Надежда Толоконникованы төрмәтдән азат итүне сорап янә Русия җитәкчелегенә ачык хат язды.

Хатны имзалаучылар арасында Пол Маккартни, Элтон Джон, Мадонна, Адель, Брюс Спрингстин, Стинг, "Ю Ту" әгъзалары да бар.

Алар гадел җәмгыятьтә, әгәр зыян күрүчеләр булмаса, җинаять тә булмаска тиеш дип белдерә. Хатта, әлеге панк-төркем җырчылары өстеннән гадел булмаган мәхкәмә үткәрү һәм аларга төрмә җәзасы бирү бөтен җирдә кешеләрне, иң беренче чиратта музыкантларны, шок хәленә китерде, диелә.
XS
SM
MD
LG