Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ата-аналар берләшмәсе бүлеге Оренбурда да төзелде


Крупская китапханәсендә
Крупская китапханәсендә

Оренбурда «Ата-аналарның гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау илкүләм берләшмәсе"нең өлкә бүлеген төзергә карар иттеләр. Бу җыенда татарлар да катнашты.

Җәй ахырында мәткәпләр “Мәгариф турындагы” яңа канун нигезендә эшли башлый. Яңалыклар укытучылар белән укучыларга гына түгел, әти-әниләргә дә кагылачак.

Оренбурда 18 июль көнне беренче тапкыр ата-аналарның өлкә иҗтимагый корылтае үтте. Анда «Ата-аналарның гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау илкүләм берләшмәсе"нең Оренбур бүлеген төзергә карар иттеләр. Бу җыенда татарлар да катнашты.

Корылтай шәһәрнең Крупская исемендәге өлкә китапханәсендә үтте. Анда Оренбурдан, өлкәнең төрле район-шәһәрләреннән килгән ата-аналар, укытучылар, хакимият җитәкчеләре катнашты.

Шәһәрме, авылмы максатлары бер – балаларга яхшы белем бирү. Проблемнары да уртак һәм аларны хакимият белән бергәләп чишәргә була. Мәгариф турындагы канун яңа таләпләр куя.

Элеккечә, җавапларга караганда сораулар күбрәк. Яңа канун әти-әниләрнең вазифаларын югарыга күтәрә, шул ук вакытта җаваплылыкны да арттыра.
“Әлеге берләшмә канаты астында туплану теләге аларга иҗтимагый контрольдән башлап, кануннар турындагы тәкъдимнәр кабул итүдә дәк атнашуга мөмкинлек бирәчәк. Яңа оешма балалы гаиләләр, ата-аналар, ятим балаларны яклау максатыннан чыгып иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары хезмәттәшлеген күздә тотып оештырыла”, дип сөйләде бу җыенны үткәрүчеләр.

Бүгенге көндә әлеге оешмага әти-әниләрнең дүрт меңнән артык оренбурлыны берләштергән "Хезмәттәшлек" социаль башлангычлар үзәге" исемле Оренбур регионара иҗтимагый оешмасы нигез булачак.

Әнвәр Искәндәров һәм Тәүхидә Низаметдинова
Әнвәр Искәндәров һәм Тәүхидә Низаметдинова
Бу берләшмәнең гаиләгә социаль ярдәме һәм аның кыйммәтләрен яклау – бүгенге көндә заманча ата-аналар комитеты вазифасы. Шундый комитетларның эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде һәм конференциядә “Иң актив ата-аналар комитеты” бүләкләнде. Алар арасында милләттәшебез Әнвәр Искәндәров та бар иде.

Татар Каргалы авылы мәктәбе ата-аналар комитеты рәисеӘнвәр Искәндәров: “Бүгенге ата-аналар комитетының эшчәнлеге үзгәрде, хәзер инде ул сүз белән генә түгел, ә күп проектларда катнашу. Аларның күбесе спортка багышланды”, дип белдерде.

Татар Каргалы мәктәбе мөдире Тәүхидә Низаметдинова: “Әнвәр Искәндәров, ул инде безнең мәктәптә 10 ел буе Багучылар шурасын җитәкли, үзе дә укытучылар гаиләсеннән. Шуңа күрә мәктәп проблемалары аңа якыннан таныш”, диде.
XS
SM
MD
LG