Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның “Иман нуры” мәчетенә ифтарларга күбрәк ир-атлар йөри


"Иман нуры" мәчетендә ифтар табыны әзер
"Иман нуры" мәчетендә ифтар табыны әзер

Быел Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә ифтарларга ир-атлар күбрәк җыела. Кичләрен авыз ачарга мәчеткә йөздән артык яшь егетләр, өлкән яшьтәге дин кардәшләребез килә.

Ир-атлар өчен әзерләнгән өстәлләр һәрвакыт авыз ачарга килүчеләр белән шыгрым тулы була.

“Кайсыбер көннәрдә хәтта алар өчен өстәлләрне икенче тапкыр көйләп, ашарга әзерлибез. Шуңа да һәр көн ике йөзләп кешегә ашлар пешерәбез. Бер кич кешеләрне туйганчы ашату өчен егерме өч меңнән артык акча кирәк. Чыгымнарның күп өлешен хәлле дин кардәшләребез үз җилкәсенә ала. Ифтарга йөрүчеләр дә күчтәнәчсез килми”, дип уртаклашты “Иман нуры” мәчете төзелешен әйдәп баган, хәзер биредә дин сабагы укытучы, ифтарларны оештыручы Әнисә ханым Закирова.

Ифтар табынын әзерләүчеләр
Ифтар табынын әзерләүчеләр
Пешерүчеләр алдан билгеләнгән. Алар инде сыналган апалар. Өченче ел рәттән ураза тотучыларны тукландыра. Үзләре дә шушы мәчеткә йөреп дин белеме алган мөслимәләр.

Бирегә ифтарларга килүче мөселманнар ашаудан бик канәгать. Мисал өчен, 23 июльдә итле берәңге шулпасы, плау тараттылар. Өстәлләр дә сый-хөрмәттән сыгылып тора: җиләк-җимеш, яшелчә, татлы ризыклар, күңелең ни тели – барысы да бар. Көн саен диярлек камыр ашларын да пешереп китерәләр икән әле.

Әнисә Закирова мәчеткә килүчеләр белән аралаша
Әнисә Закирова мәчеткә килүчеләр белән аралаша
Мәчеткә ир-атларың нигә күбрәк килүен Әнисә Закирова аңлатты. “Мәчет яңа микрорайонда урнашкан. Автобус тукталышыннан иман йортына күп кенә биналарны урап килергә кирәк. Әле җитмәсә, быел тагын бер йорт салу өчен төзелеш эшләре башланган. Тирән чокыр казылган. Кешеләргә үтү юлын балчык каплаган. Ифтарлар да соң ашала, инде караңгы төшә, тәравих намазы да соң укыла. Шуңа хатын-кызлар быел азрак йөри”, диде Әнисә ханым.

Башка еллар белән чагыштарганда, Рамазан аенда мәчеткә йөрүче балалар саны да арткан. Ифтардан соң алар шау-гөр килеп, ишек алдында уйный, өлкәнәр өчен ишек алдында утыргычлар куелган. Алар шунда һава алып утыра. Күпләре дин белемен үстерә.
XS
SM
MD
LG