Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль: Русия Сноуденны бирмәячәк


Сноуден Шереметьево һава аланында. 12 июль 2013
Сноуден Шереметьево һава аланында. 12 июль 2013
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков сүзләренчә, әгәр АКШ махсус хезмәтенең элекке хезмәткәре Эдвард Сноуденга Русиядә сыену бирелсә, аның АКШка каршы эшчәнлеген туктатачагына Кремельнең шиге юк. Ул шулай ук Русиянең Сноуденны бирмәячәген дә белдерде.

Кушма Штатлар Сноуденны дәүләт серен ачуда гаепли. Кичә АКШ Сенатындагы комитет Сноуденга американ гадел хөкеменнән качарга ярдәм итүче илләргә чикләүләр кертү тәкъдимен хуплады.
XS
SM
MD
LG