Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски мөселманнары пикетка чыгарга җыена


Хабаровски мөселманнары мәчет төзүгә рөхсәт бирелмәү сәбәпле, пикетка чыгарга җыена. Бу көннәрдә аларга мәчет төзүгә рөхсәт булмау турында өлкә хакимиятеннән чираттагы хат килгән.

Хабаровскида мәчет төзү планнары турында сүзләр күптән йөри. Ул мәчет кенә түгел, ә ислам мәдәни үзәге булыр дип фаразланган иде. Анда мең кешегә исәпләнгән мәчет, Ерак көнчыгыш ислам университеты, мөселман балалар бакчасы, мигрантлар өчен тулай торак булачагы әйтелде. Ләкин хакимият мәчет өчен бирергә дип исәпләнгән җирнең 1950нче елда хәрби бүлеккә бүленгәнлеген белдергән.

Мөселманнар әлеге хәлне дини нигездә кимсетү дип саный, алар инде 16 ел дәвамында мәчет төзү өчен җир алырга тырышуларын әйтә.
XS
SM
MD
LG