Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан туризм үсешендә Австрия тәҗрибәсен кулланмакчы


Татарстан туризмны үстерү өлкәсендә план булдыру өчен Австриянең “Kohl@Partner» ширкәтен чакырган. Алар республикада 30 июльдән 7 августка кадәр булачак.

“Ширкәт вәкилләре Казан, Алабуга, Чаллы, Зөя утравы, Болгарда булачак, чөнки иң танылган тарихи урыннар шушында урнашкан”, дип белдерә Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы.

Татарстанда туризмны үстерү өлкәсендә берничә резолюция булачак. Аның беренчесен Австрия шикрәте берничә айдан соң тәкъдим итәчәк. Гомумән әлеге программа ел дәвамында эшләнер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG