Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар толерантлыгы


Нәкъ башка төбәкләрдәге кебек үк Татарстанда да якындагы чит илләрдән, көньяктан, Кавказдан килеп эшләп ятучылар, көн күрүчеләр бихисап. Кемнәрдер аларны гастарбайтер ди, кемнәрдер ваемсыз гына “килмешәкләр” дип тә җиппәрә.

Яшерен-батырын түгел, килгән халык теләсә нинди эшкә алына – алар ашата да, җыештыра да, автобуслар да йөртә, базар-кибетләрдә безне киендерә дә.

Җирле халыкның шулай читтән килеп эшләүчеләргә карата нинди мөнәсәбәттә булуын билгеләве бик авыр, минемчә. Беренчедән, кемнең җирле халык, ә кемнең гастарбайтер икәнлеген билгеләве дә кыен бит хәзер.

Икенчедән, шәхсән минем үземнең ачыктан-ачык мөнәсәбәт белдертүгә этәргән хәлләрне Казанда яисә республиканың башка урыннарында күргәнем юк иде. Моңарчы. Шушы араларда гына миңа бер-бер артлы ике вакыйганың шаһиты булырга туры килде. Вакыйгаларның икесе дә Татарстанга читтән килеп эшләүчеләр һәм аларга карата мөнәсәбәт белән бәйле булганга күрә, үзем өчен кызыклы ачыш ясадым.

Беркөнне Казандагы тукталышларның берсендә автобус көтеп торам. Көтәм-көтәм – юк бу. Инде шактый ялындырып, көттереп кенә килеп җиткән автобуска утырып, берничә тукталыш араны узган гына идек, берзаман – дөмберт!! Автобус ниндидер башка транспорт чарасы белән бәрелешеп, кисәк туктады, сүнде. Шыгрым тулы булмаса да, халык шактый – барысы да авыр сулап, кайберләре сүгенеп тә, дөньясын каһәрләп, чыгуга таба юнәлде.

Аңлашыла да – күпме көттереп тә кил син, аннары барып чәпәл дә! Әле ярый бәрелеш әлләни каты түгел, зыян күрүчеләр булмады. Автобус йөртүчесе – олырак яшьтәге үзбәк абый, урыныннан торып, пассажирларга таба борылды да, ялынып диярлек, кемнең дә булса шаһит буларак телефон номерын калдыруларын үтенде. Үзенең борчылудан куллары калтырый, тәмам югалып калды.

Кондуктор вазифасын башкаручы икенче бер үзбәк егете, йөртүченең туганы булса кирәк, бөтенләй сүзсез калды, анысы дәшмәде дә. Халык чыгуга таба ашыга, анда синең кайгың юк. Карчык-корчык, хатын-кызлар калдырмаса да, хет ир-егетләр телефон номерларын калдырмасмы икән дип, автобусны ташлап чыгып китәргә базмадым. Йөртүчене кызгандым. Берәм-берәм коелыштылар да беттеләр! Йөртүче абзый һәрберсен ялварулы караш белән озатып кала барды.

Шаккатмалы! Кеше хәленә кереп, телефон номерын калдырырлык ике-өч кеше дә табылмады, әйтерсең, аларга бәрелеш чыгымнарын түләтәкләр! Әллә шалтыраталар, әллә юк әле, чөнки юл инспекторлары күпчелек очракларда үзләре үк барысын да ачыклый ала. Бик бәхәсле очракларда гына шалтыратырга, шаһитларны чакыртырга мөмкиннәр. Ә монда автобус йөртүченең бернинди гаебе юклыгы көн кебек ачык – җиңел машина безнең юлга үзе барып керде. Шалтырата-нитә калсалар да, бәрелеш ничек килеп чыкканын гади итеп, беркемне дә гаепләмичә яки якламыйча әйтүе авыр түгел бит!

Дөресен генә әйткәндә, шул минутларда үзебезнең җирле халык өчен шулкадәр оят булды миңа. Бу кеше әллә кайлардан – чит илдән килеп, төн йокламыйча сине автобуста йөртсен дә ди, авыр чакта безнең халыктан гап-гади теләктәшлек тә күрмә! “Үзбәк булганы өчен генә ярдәм итәселәре килми, үзләренең ирләре автобуска чыгып эшли алмаса да, гастарбайтерларны күрә алмыйлар! Күпчелеге: “Кадалып китсен, штраф салып кайтарып җибәрсеннәр”, дип уйлый инде боларның, дигән нәтиҗә ясадым.

Кыскасы, тулы бер автобустан бер мин генә телефон номерымны калдырып китеп бардым. Ике-өч сәгать үтте микән, шәһәрдә кайнап бу хәлләр истән дә чыккан иде инде, теге үзбәк абый шатланып шалтырата: “Лилия! Машинасы белән безнең автобуска бәрелгән хатынны гаепле дип таптылар, мине җибәрделәр! Сезгә шалтыратып тормаячаклар инде, борчылмагыз. Бик зур рәхмәт сезгә, миннән – чәчәк бәйләме!” Мәхкәмәдә җиңеп чыккан сыман рәхәт булып китте шул шалтыратудан соң. “Үзегез гаепле, телефоныгызны калдырсагыз, сезгә дә телефон аша чәчәк бәйләме эләгер иде”, дип уйлап куйдым мин ул автобуста булган башка юлчылар турында. Республикадагы милләтчелек, башкаларны күрә алмау шушыдыр инде ул дигән фикер дә башымнан узды.

Атна-ун көн үтте микән, узып барышлый Чаллыдагы бер кибеткә кереп чыгарга туры килде. Хәзер һәрбер шәһәрдәге кебек юнь генә бәягә төрле вак-төяк, кирәкле-кирәкмәс чүп-чар сата торган кибет иде ул. Әйбер сайлаган арада кибетнең икенче очында ниндидер тавыш, гаугага игътибар иттем. Кассага таба якынлашкан саен, ул тавыш көчәя генә барды. Сәбәбе дә шунда ук аңлашылды: киштәдәге көзге идәнгә төшеп ватылган, кибет хезмәткәре (Кавказ якларыннан килгән кеше икәнлеге күренә) олырак яшьтәге марҗага: “Ваттың! Түлә!” дип ябырылып ята. Марҗа карыша: “Ник түлим соң әле мин аны, юри ватмадым бит мин, ялгыш кагылып кына киткән идем!” ди.

Кибет хезмәткәренең дә бирешергә исәбе юк – өч тиенлек көзге кисәге өчен көрәшепме көрәшә, ватылганның акчасын кайтаруын тәлап итә, гафу итәргә исәбендә дә юк. Кечкенә буйлы, тыгыз гәүдәле, ачуыннан туп шикелле сикерә генә. Марҗа исерек тә түгел, тәртипсез дә түгел, гади апа, ялгыш бәрелеп киткәндер инде, тормышта төрле хәл булырга мөмкин бит. “Анаң яшендәге кешегә ник шулай ябырыласың әле син?” – дип тә котылып карамакчы булды марҗа. Тик тегесе өзми дә, куймый да: “Анам яшендә булганыгызга күрә полиция чакыртмыйм бит инде, тыныч кына акчагызны түләгез дә, кайтып китегез”, дип басым ясый.

Казан автобусындагы шикелле, бу кибеттә дә халык шактый, касса тирәсендә чиратлар да хасил булган хәтта. Кыскасы, тавышлы тамашаны барысы да игътибар белән күзәтеп тора. Битараф кыяфәт чыгарып әйбер сайланып йөрүчеләр дә күп. Теге кавказлы хезмәткәрне кызганып та куйдым: ну хәзер күрмәгәнен күрсәтәләр инде моның, янәсе. “Безнекеләрне кыйнылар бит!”

Берничә ир-егет бәйләп салып төеп китәчәкләр инде моны дип һич тә шикләнмичә карап торам. Килгән кешегә ярдәм кулы сузмаса сузмас, “килмешәк”кә үз ишен рәнҗетеп торырга ирек бирмәс бу халык. Тик хезмәткәр дулавын дәвам итте, кибеттәге халык тамашаны тыныч кына күзәтте. Марҗа түтигә теләктәшлек йөзеннән булса гына да сүз катучы, олы яшьтәге кешегә ябырылуы өчен хезмәткәргә җиңелчә шелтә белдерүче дә табылмады.

Көтмәдем түгел, көттем – берәрсе сүз башламасмы янәсе. Автобустагы шикелле шаккату хисен кибеттә дә кичерергә туры килде. Ник, әллә чыннан да миңа гына кирәкме соң инде кирәкмәгән җиргә барып кысылу?! Тик бу юлы да түзеп тора алмадым, мөмкин кадәр тынычлык сакларга тырышып: “Ватык көзге өчен түләмәскә апаның тулы хокукы бар, ялгыш ватылган әйбер өчен түләмиләр. Махсус ватса гына. Кануны бар”, дигән җөмләне сытып чыгардым.

Туп миңа таба сикереп килде дә, янә яңа энергия белән бу юлы миңа ябырылды. Ахыргача ватылып бетмәгән көзгене бар ачуы белән идәнгә китереп сылады да: “Хәзер һәркем кибеткә кереп, менә шулай итеп әйберләр ватып йөрсә, кем күтәрергә тиеш ул чыгымнарны, ә?!” ди.

Акырды, дулады, миннән көзгене ваттырып, полиция чакыртыйк, канунның ни дәрәҗәдә дөреслеген тикшереп карыйк дип әллә ниткән җүләр тәкъдимнәр кертә башлады. Әлбәттә, мине бу әкәмәттән коткарырга теләгән бер кеше дә табылмады. Кибеттән чыгып киткәч тә, артымнан чыгып, баскычта да тынычлана алмыйча шул канун турында дулады. Тик болар миңа барысы да кызык түгел иде инде, чөнки мин үземә башка ачыш ясадым – менә шушы икән бит инде ул Татарстандагы толерантлык!

Читтән килеп эшләүче гастарбайтермы син, аборигенмы – халык массалары һәркемгә тигез, битараф карый. Үз башына бәла алудан куркыпмы шунда, әллә илдәге канунсызлыкка тәмам инанып, “Миңа нигә кирәге бар аның? Мин кысылып ни үзгәрә? Зыяны гына булмагае”, дигәнрәк фикерләр белән үз-үзен аклап, конфликтлы-бәхәсле вакытларда дәшмичәрәк калуны өстенрәк күрә.

Үземнең ачышыма шаккатып утырдым: димәк, автобус йөртүче үзбәк булса ни, урыс, чуаш, татар булса ни – халыкның мөнәсәбәте шул ук булыр иде. Ә мин аны милләтчелектә, башкаларны күрә алмаучылыкта гаепләп утырган булам тагын. Юк, бездә чыннан да "толерантлык". Куркак битарафлык.


Лилия Сөнгатуллина
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG