Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәннең туган көнендә татарлар Сабантуйга җыелды


“Үзәк урамнан оркестр белән!” исемле карнавал
“Үзәк урамнан оркестр белән!” исемле карнавал

Төмән шәһәре бәйрәме иллеләп кызыклы чара белән билгеләнде, карнавал, бала арбасы парадлары да узды. Гадәттәгечә, ул көнне татарлар Cабантуйга җыелды.

27 июльдә аз гына явып үткән яңгыр төмәннәрнең күтәренке кәефенә комачаулый алмый иде. Ул кадәр кызыклы програмны карамый калып буламыни?! Иллеләп чараның һәркайсы үз тамашачысын тапты. Ә инде Төсле бульвардагы чараларда, “Үзәк урамнан оркестр белән!” карнавалы, “Дөньяның сигезенче могҗизасы” исемле бала арбалары парадында катнашучылар саны елдан-ел арта.

Төмәннең туган көнендә шәһәрнең 400 еллыгына багышланган мәйданда “Шансон” радиосы оештыруында сигезенче бала арбалары парады уздырылды. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә алдында йөзләгән сабый арбалары тезелгән. Быел төмәннәр үзләренең иксез-чиксез фантазияләре, иҗатлары белән тагын бер тапкыр халыкны шаккаттырды. Монда кемнәр генә, нәрсәләр генә юк – космик ракета, арба-вертолет, аквариум, десантчылар, африка аборигеннары, пешекчеләр, Бэтмен автомобиле һәм башкасы. Гади балалар транспортыннан чын могҗиза ясаганнар. Шундый күптөрлелек булганга, жюрига җиңүчеләрне сайлау да катлаулы иде. Шуңа күрә җиңүчеләрне бөтенрусия конкурсларында җиңгән Чемп кушаматлы эт сайлады. Беренче урынга “Борчак өстендәге принцесса” әкияте геройлары булып киенгән Дереглазовлар гаиләсе чыкты һәм аларга 30 мең сум акча тапшырылды. Гомүмән, беркем бүләксез калмады.

“Үзәк урамнан оркестр белән!” исемле бәйрәмчә атлау – карнавалда биш оркестр башкарган көйгә кемнәр генә атламадылар, нинди генә компания, оешмалар катнашмадылар – бар да үзенчәлекле итеп киенергә, үзен күрсәтергә тырышкан. Сабыйларга Көнчыгыш округ вәкилләре уенчыклар таратты, шарларның исәбе булмады. “Мимикрия” урам театры артистлары “ходункиларда” йөрделәр.

Төсле бульвар төрле уеннары, баһадирларның көч сынашуы белән җәлеп итсә, әдәби туган якны өйрәнү үзәге мәйданында “Төмән бистәсенең Көнчыгыш үрнәкләре” күргәзмә-ярминкәсе җәелгән иде. Монда теләүчеләрне милләттәшебез Миңсәлим Тимергазиев сөяктән сыннар ясау серләре белән таныштырды, икенче җирдә осталар пыяла, камыш, салам, туз белән эшләргә өйрәттеләр.

Шәһәр сабантуе ел саен Заречный микрорайонының ял итү мәйданында уза. Шәһәр мәдәният үзәге хезмәткәрләре быел да бик тырышканнар. Сәхнәдә үзәк хезмәткәрләре, Талымхан авылыннан килгән “Барбарис”, “Күңелле Янтык” ансамбльләре, Каскара авылыннан “Дуслык” төркеме, “Гүзәл” бию төркеме, Чулпан Акъярлы, Рада Глазырина катнашында төзелгән матур концерт програмы барганда, икенче якта өлкә татар яшьләре бердәмлеге кыз-егетләре яшьләр, балалар өчен аерым мәйданнарда төрле спорт ярышлары оештырдылар. Бер якта Аслана татар мәдәният үзәге осталары төйдереп бию мастер-классы күрсәттеләр, рәхәтләнеп биеттеләр.

Бәйрәмнең иң кызган вакытында өлкә губернаторы Владимир Якушев һәм шәһәр хакимияте башлыгы Александр Моор килеп, милләттәшләребезне бәйрәм белән котлап, “Исемле бавырсак” бәйгесендә катнашкан уңган хуҗабикәләребез әзерләгән милли ризык – бавырсакларны тәмләделәр.

“Исемле бавырсак” бәйгесе быел икенче тапкыр үткәрелде, узган ел үзем дә катнашып, җиңү яулаган идем. Быел башкаларның уңганлыгын бәяләргә чакырдылар, – дип сөйләде Наилә Сафиуллина – монда тәм, бизәлеш, үзенчәлеклелек якларын истә тотып бәяләдек. Тугыз катнашучы арасында Нәфисә Тузмөхәммәтова бизәлештә барысын да уздырган – аның өстәлендә самовар янында сөтле чәе дә, бал, кайнатмасы да бар. Тик бавырсакның тәме мактанырлык түгел, шуңа да бизәүдә дә сынатмаган, тәме дә тагын кабасы гына китереп торган бавырсак алып килгән Тубыл районы, Тубылтора авылыннан Әминә Әбсәләмова быелгы бәйгенең җиңүчесе итеп танылды. Аның себер татарлары гына пешерә торган кәбәц бавырсак иде".

Милли көрәштә берсен-берсе алмаштырып, төрле үлчәүдәге батырлар көчләрен сынадылар. Абсолют батыр итеп Турал Азимов табылды.

Кибетләрдә бу көнне хәмер сатылмады. Шәһәрдә кичкә кадәр җыр тавышлары ишетелеп торды.

XS
SM
MD
LG