Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов милли сәясәтнең яңа концепциясе турындагы фәрманны имзалады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “ТРда дәүләт милли сәясәте Концепциясе турында” гы фәрманны имзалады.

Дәүләт милли сәясәте Концепциясе яңа редакциядә тәкъдим ителә.

Документта Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү, татар халкының рухи һәм этномәдәни, тарихи үзәге буларак Татарстан статусын ныгыту, татарларның интеллектуаль, икътисади яктан үсеше өчен шартлар булдыру каралган.

Әлеге фәрман белән Татарстан президенты хөкүмәткә дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру турындагы программаны расларга, ихтыяҗ туса, аны тормышка ашыруны тәэмин итә торган башка чараларны кабул итәргә йөкләде.
XS
SM
MD
LG