Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Ураза бәйрәме намазы өчен махсус урыннар бүленгән


Мәскәүдә Ураза гаете намазы өчен дүрт мәйдан бүленгән. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, мәчетләрдән тыш, бәйрәм намазлары «Локомотив» стадионында, «Изумрудный» физкультура-сәламәтләндерү комплексында, октярбьның 60 еллык исемендәге паркта һәм «Сокольники»ның 2нче номерлы павильонында узачак.

Билгеле булганча, узган елларда Мәскәүдә мәчетләргә сыя алмаган мөселманнар бәйрәм намазын юлларга утырып укырга мәҗбүр булды. Әлеге хәл шәһәр халкында канәгатьсезлек тудырды.

Быел Ураза бәйрәме 8 август көнне билгеләнәчәк.
XS
SM
MD
LG