Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә Мурси тарафдарлары каршылык чараларына чыга


Мисырда җитәкчелекнең чараларны туктатуы таләбенә карамастан, элекке президент Мөхәммәт Мурси тарафдарлары Каһирәдә протест акцияләрен дәвам итә.

Узган төндә Каһирәнең протест белдерүчеләр чатырлары урнашкан ике районында җомгага билгеләнгән демонстрацияләргә әзерлек барды.

3 июльдә Мурси читләштерелгәннән соң, Каһирәдә һәм башка шәһәрләрдә полиция белән бәрелешләрдә 260тан артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG