Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Әл-Ихлас» урынында «Миргазиян» мәчете булачак


Казанда мәхкәмә тарафыннан экстремистик дип табылган «Әл-Ихлас» мәчете урынында «Миргазиян» дигән яңа мәчет төзеләчәк. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белдерде.

«Башта без аның икенче катын булдырып хатын-кызлар өчен урын әзерләмәкче идек. Ләкин бу эшләр барышында диварларда чүп тулган буш урыннар барлыгы ачыкланды һәм төзелеш ширкәте яңа бина төзү җиңелрәк дигән карарга килде», диде мөфти.

Яңа исемне мәчет булдыруны 2004 елда башлап йөргән һәм беренче имамы булган Миргазиян Салаватов истәлегенә кушуны мәхәллә хәл иткән.
XS
SM
MD
LG