Accessibility links

Кайнар хәбәр

Психолог Рамил Гарифуллин аңлашылмаучанлык корбаны булды


Киң танылган психолог һәм психотерапевт Рамил Гарифуллин
Киң танылган психолог һәм психотерапевт Рамил Гарифуллин

Киң танылган психолог һәм психотерапевт Рамил Гарифуллин үзен Чаллыда ялган белән акча эшләүдә гаепләнеп мәхкәмәгә тартылучы адашы белән бутамаска өнди.

Киң танылган Казан психологы һәм психотерапевты Рамил Гарифуллин күңелсез хәлгә дучар булды. Берничә татар газетасы аша таралган хәбәр аның турында аңлашылмаучанлык китереп чыгарды.

Чаллыда ялган белән акча эшләүдә гаепләнеп мәхкәмәгә тартылучы Рамил Гарифуллин
Чаллыда ялган белән акча эшләүдә гаепләнеп мәхкәмәгә тартылучы Рамил Гарифуллин
Хикмәт шунда ки, Чаллы шәһәрендә тагын бер Рамил Гарифуллин барлыгы ачыклана. Аермасы гына бик зур булып чыга. Чаллыдагы Рамил Гарифуллин ялган дипломнар белән үзен табиб һәм күрәзәче, дип таныта. Күптән түгел Чаллы шәһәренең хокук саклау оешмалары бу кешегә карата җинаять эшен мәхкәмәгә тапшырды. Чаллы "табибы" 2004 елда күкрәктә, ә 2005-тә ашказанындагы яман шештән дәвалыйм дип халыктан шактый зур акчалар алган. Чаллыдагы Гарифуллин ялган юл белән барлыгы 2 миллион сумга якын акча үзләштерүдә гаепләнә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул үзенең медицина белеме һәм үзен мактаган дипломнарга ия булуы турында ялган мәгълүматлар кулланган. Гаебе расланса, аңа 10 ел төрмә яный.

Бу турыда Азатлыкта чыккан хәбәрне "Бәйрәм", "Юлдаш", "Ирек мәйданы" кебек газетлар киңрәк таратты. Ул газетлардан бу турыда укыган кайберәүләр Чаллыдагы ялган юлы белән эш итүдә гаепләнүче Рамил Гарифуллинны Казандагы киң танылган Рамил Гарифуллин белән бутаган.

Язмалар басылганнан соң Казан психологы һәм психотерапевт Рамил Гарифуллинның телефоны тынып торганы юк. Сезне бит хөкемгә тарталар, эшләргә ярыймыни, дип сорыйлар икән. Хәтта дипломнарыгыз ялган түгелме, чынмы, дип кызыксынучылар булган. Нәтиҗәдә психологка килүче пациентлар саны кими.

Рамил Гарифуллин бүген үзен матбугат чараларының хатасы аркасында зыян күрүче дип саный. Ул республикада чыгучы газет-журнал мөхәррирләренә хат юллаган. Биредә ул язмаларда киткән буталчыклык һәм хатаны төзәтүне таләп итә. Казан психологы турында мәгълүматны Википедиядән дә алып куйганнар. Хәзер Гарифуллин 25 ел буе яулаган эшлекле абруен акларга һәм төзәттерергә тырыша.

Сентябрь аенда Чаллыдагы Рамил Гарифуллин мәхкәмә каршына басачак. Димәк, мәгълүмат чараларында кабат аның турында язмалар урын алачак. Бу юлы хаталар булмасын иде, аны минем белән бутамасыннар иде, ди киң танылган психолог Рамил Гарифуллин.

Үзенең Чаллы шәһәрендәге "клоны" турында Казан психологы белә. "Бу кеше озак еллар дәвамында минем исем астына яшеренеп акча эшләде", ди ул.

2012 елның 12 мартында “Россия 1” телевидение каналында узган ток-шоуда Чаллы шәһәрендә яшәүче Валентина Нурмөхәммәтова Чаллы "табибы" Гарифуллинны шарлатан һәм буш куык дип атаган иде.
XS
SM
MD
LG