Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә узучы федераль сабантуйда Миңнеханов катнаша


Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә сәфәре барышында татар мәдәнияте үзәге һәм җәмигъ мәчетендә булды. Аны Төмән губернаторы Владимир Якушев озата йөрде.

Миңнеханов һәм Якушев өчен фольклор җыр һәм балалар бию коллективлары чыгыш ясады, себер татарлары көнкүрешен тасвирлаучы күргәзмә тәкъдим ителде.
Миңнеханов Төмәнгә федераль сабантуйга килде. Бәйрәм ачылышында Русиянең 64 төбәгеннән 380ләп татар иҗтимагый оешмасы вәкиле катнашты. Бәйрәм көне буе дәвам итә.
XS
SM
MD
LG