Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә чатырлар лагерендә 130 мигрант тотыла


Алдагы көнне Мәскәүнең көнчыгышында полиция тарафыннан булдырылган чатырлар лагерендә Русиядә куылырга тиешле 130 чит ил ватандашы урнашкан. Бу хакта эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсе хәбәр итә.

Берничә йөз кеше Мәскәү полиция идарәсенең чит ил ватандашларын тоту үзәгенә урнаштырылган.

Матвеевский базарында полиция вәкиленә һөҗүмнән соң Мәскәү базарларында киңкүләм тикшерүләр башланды. Барлыгы Мәскәүдә канунсыз яшәгән 1200 кеше тоткарланды. Алар арасында Вьетнам, Мисыр, Сүрия, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан ватандашлары бар.
XS
SM
MD
LG