Accessibility links

Кайнар хәбәр

Десантчылар: "Безне хулиганнар белән бутамагыз!"


Десантчылар: "Безне хулиганнар белән бутамагыз!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Һава-десант хәрбиләре бәйрәме яңа форматка күчә: тәртипсезлек урынына хәйрия. Быел десантчылар базарларга барып карбызлар ватмаган, аларны ятимнәр йортына җибәргән.

2 августта Казанда һава-десант хәрбиләре көнен билгеләп уздылар. Бу көнне гадәттә десантчылар җыелып бәйрәм итә, фонтаннарда су керә, базарларга килеп мигрантларны кыйный. Быелгы бәйрәмдә исә зур тәртипсезлекләр күзәтелмәде. Киресенчә, десантчылар үз бәйрәмен хәзердән яңа форматка күчерергә тели: тәртипсезлек урынына – хәйрия.

«Десантчылар хәзер тәртипсезлекләр белән шөгыльләнми. Әйе, без базарга бардык. Ләкин башка максат белән. Карбыз-кавыннар сатып алып, аларны ятимнәр йортларына юлладык. Кайбер десантчылар ятимнәргә витаминнар алу чарасын уздырган”, дип сөйләде Азатлык хәбәрчесенә Рөстәм Гарипов. Ул 1997-1999 елларда Россия һава-десант хәрби рәтләрендә хезмәт иткән.

“Халык күнеккән хулиганлык – санаулы очраклар гына”, ди аның иптәше Ренат Камалетдинов. Ул 1981-1983 елларда Әфганстанда сугышкан.

Начар кешеләр һәр халыкта бар

Русия десантчылары гадәттә үтәмилләтчелеге белән аерыла. Ләкин Азатлык хәбәрчесе белән аралашкан элекке хәрбиләр милләтара низаглар мәсьәләсенә шактый либераль карашта булып чыкты.

“Бер кеше гаделсезлек эшли икән, аның халкы начар дигән сүз түгел. Һәр милләттә гаделсез кешеләр бар. Әнә Пугачев шәһәрендә күптән түгел Кавказлар татар егетен суйды. Хәзер бөтен Кавказларга нәфрәт белән караргамы?” ди Ренат Камалетдинов.
XS
SM
MD
LG