Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә рөхсәтсез мигрантларны ябу өчен 80 үзәк булдырмакчылар


Русиядә рөхсәтсез мигрантларны вакытлыча ябып тоту өчен 80-нән артык үзәк булдыру күздә тотыла. Бу турыда канун өлгесен Федераль миграция хезмәте әзерләгән. Бу оешма үз хезмәткәрләре санын да 4500 кешегә арттырырга җыена.

Соңгы көннәрдә Мәскәүдә полиция рейдлары нәтиҗәсендә Мәскәүдә меңнәрчә эшче мигрант тоткарланды.

Русия эчке эшләр министрлыгының баш идарәсе һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мәскәүнең Гольяново районында мең кешелек чатырлар шәһәрчеген инде ачты. Бу шәһәрчектә инде 600-ләп мигрант булса да, аның юридик статусы әлегә билгеләнмәгән. Анда китерелгән мигрантлар үз илләренә озатыла бара.
XS
SM
MD
LG