Төркиядә дәүләт түнтәрелеше омтылышын тикшерүче мәхкәмәдә хөкем карарларын игълан итә башладылар.
Мәхкәмә 21 кешене аклады, берничә кеше гаепле дип табылып озын мөддәтле, 20 елга кадәр төрмә җәзасына хөкем ителде.
Бу эшкә бәйле рәвештә барлыгы 270-тән артык кеше мәхкәмәгә тартыла. Алар арасында югары хәрби җитәкчеләр, шул исәптән Төркия армиясе баш идарәсенең элекке җитәкчесе Илкәр Башбуг та бар. Алар 2003 елда премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоган хөкүмәтен хакимияттән бәреп төшерү өчен яшерен террорчы оешма төзүдә гаепләнә.
Оппозиция 2008 елдан бирле дәвам иткән бу мәхкәмә утырышын хакимияткә каршы һәртөрле тәнкыйтьне бастыру омтылышы дип бәяләде.