Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кояш батмаган илдә ураза: Финляндия татарлары тәҗрибәсе


Рамил Беляев, Финляндия ислам җәмәгате имамы
Рамил Беляев, Финляндия ислам җәмәгате имамы

Финляндиядә уразаны тота алмаучыларга аны казага калдыру рөхсәт ителгән, моннан тыш Мәккә вакыты белән дә ураза тоту мөмкинлеге бирелгән.

Уразаның соңгы көннәре якынлашты. Быел мөселманнар 20 сәгатьләп ризыктан тыелып торды. Ә менә Финляндиянең төньягында кояш бөтенләй батмый. Ул вакытта нишләргә? Бу хакта Финляндия ислам җәмәгатенең имамы Рамил Беляев белән сөйләштек.

– Рамил хәзрәт, мөселманнар уразаның соңгы көннәренә керде. Белүебезчә Финляндиянең кайбер якларында кояш батмый. Ул вакытта мөселманнар ничек ураза тота?

– Финляндиядә авырлыклар бар, кояш батмау бөтен илгә дә кагылмый, көньякта, шул ук Һелсинкида кояш бата. Ягъни, төннәр кыска булса да кояш бата. Алар арасында 3 -3,5 сәгать вакытыбыз була. Ә Финляндиянең төньягында якын киләчәктә кояш батмаган вакытларга да килеп җитәчәкбез. Әле хәзер Рамазанның бер өлеше генә бу вакытка туры килә. Киләчәк елларыбызда, аерым алганда 2016 елда иң озын көннәр һәм иң кыска төннәр булачак. Төньяктагы Рованиеми якларында безнең бөтенләй кояш батмаган чаклар да буалчак һәм бөтен Рамазан вакытына туры киләчәк.

Быел әле андый кыенлыклар булмадымы?

– Әлбәттә, ул якларда бик кыска төннәр иде. Шул сәбәпле, узган елда без Финляндиянең бөтен мөселман җәмгыятьләре җитәкчеләрен чакырып шушы мәсьәлә турында сөйләштек. Без киләчәктә ни булачагын, үткәндә нинди карарлар булганын аңлаттык. Мәхәлләбез иң иске мөселман мәхәлләсе булганлыктан тәҗрибәбез бар. Ике-өч мәртәбә халык Рамазанны җәй көнне үткәргән. Шул сәбәпле карарлар да чыгарылган. Бу хакта сөйләшкәч бер карарга килдек: әгәр Финляндия вакыты белән уразаны тота алмыйсыз икән, ул вакытта уразаны соңрак күчерү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, беренче көнне тотып карыйсыз, егерме сәгать уразага сезнең тәнегез түзмәде ди, мәҗбүр булдыгыз уразаны бозып ашарга, ул вакытта бер көн казага калдырып, Рамазан ае тәмамлангач, аны көз яки кыш айларында тотачаксыз. Инде икенче көн тагын тырышып карыйсың һәм булдыра алмыйсың икән тагын күчерәсең. Шушы юл белән бөтен Рамазан аенда тырышып карарга кирәк.

Әлбәттә, бу зур яңалык иде. Безнең мәхәлләбездә бу нәсихәт дәрәҗәсендә булганга күрә, без иске фәтваларыбызга да таяндык, чөнки 1980нче еллар башында дини галимнәр тарафыннан чыгарылган фәтвалар нигезендә, әгәр үз мәмләкәтеңдә озын көннәр була икән, ул вакытта иң якын мөселман иленең вакыты белән ураза тотарга ярый дип фәтва чыгарган булганнар. Без үзебезнең халкыбызга Һелсинки вакытын һәм шулай ук кыскарак Мәккә вакыты белән ураза тотарга мөмкинлек бирдек.

Димәк, Һелсинки вакыты белән тота алмаучыларга сезнең тарафтан ике юл тәкъдим ителде: берсе казага калдыру, икенчесе Мәккә вакыты белән ураза тоту.

– Әлбәттә. Бу казага калдыру ул Финляндиядәге бөтен мөселманнар белән бергәлектә чыгарылган карар. Ул бернинди дини мәхәлләгә дә бәйле булмаган карар. Әгәр берәр мәчет үз карарын кабул итеп, шуның белән барса бернинди зыян булмаячак. Мисал өчен бер төрек мәхәлләсе ди, яки башка милләт мәхәлләсе ди, алар инде уразаны нинди вакыт белән тотуны үзләре хәл итә.

– Быел уразаны ни рәвешле тоталар?

– Быел халыкның бер өлеше уразаны Мәккә вакыты белән тотса, зур бер өлеше Һелсинки вакыты белән тота. Үз тәҗрибәмә таянып әйтәм Һелсинки вакыты белән тоту көткәннән җиңелрәк булды, чөнки 20 сәгать сусыз ничек уздырырмын икән дип башта куркытып тора, ләкин Аллаһ Тәгалә җиңеллеген бирә. Киләчәк елларда көннәребез тагын да озынрак булачак әле.

Ә Мәккә һәм Һелсинки вакыты арасында аерма зурмы?

– Аерма өч сәгать тирәсе кебек. Мәккә вакыты белән сәхәр соңрак ашала, ә ифтар шулай ук иртәрәк кылына. Мисал өчен Һелсинки вакыты белән ифтар ун-унберенче яртылар тирәсендә булса, Мәккә вакыты белән кичен җиде-сигезенчеләрдә авыз ачалар. Күрәсез вакыт аермасы бар.

Ә күпчелек мөселманнар нинди вакыт белән ураза тота?

– Бу сорауга җавап бирү авыррак, чөнки моны һәркем үзе хәл итә. Ләкин безнең мәхәлләбезнең рәсми ифтарлары, Финляндия төрекләре берлеге оешмасы һәм “Йолдыз” спорт клубы оешмасы тарафыннан оештырылган ифтарлар Һелсинки вакыты белән үтте. Аннары без үзебезнең кешеләргә шәхси ифтарлар уздырырга мөмкинлек бирдек, чөнки авыз ачарга килгән кешеләр инде тәрәвих намазына да кала дигән сүз. Андый дүрт шәхси ифтарыбыз булды. Шулай итеп мәчеттә барлыгы биш ифтарны матур итеп оештырдык.

Финляндиядә сәхәр һәм авыз ачу вакытлары ничәдә?

– Һелсинки вакыты белән сәхәрне 3.15ка кадәр ашап бетерергә тиешбез, авыз ачу вакыты 21.45 тирәсендә.

Ә илнең төньягында ничек ураза тоттылар?

– Тулаем гына әйтә алмыйм, әмма бездә көн озын булганны исәпкә алсак, анда ул тагын да озынрак. Минемчә, аларның бер өлеше якын шәһәрдәге вакытка таянып ураза тоткандыр, чөнки башка төрле мөмкинлек юк. Мәсәлән бер сәгать кенә төн булса, инде ул вакытта кеше тәненә бик авыр була. Шуңа көньяккарак таба урнашкан шәһәрнең вакытын аласың. Анда аерма 2-3 сәгать булырга мөмкин. Ул вакытта ураза тоту җиңелрәк булачак.

Европа мөселманнарының бер өлеше төрекләргә, икенче өлеше гарәпләргә таяна. Хәтта ураза да төрле көнне башланды. Сездә хәлләр ничек?

– Ул күптәнге мәсьәлә. Бөтен Европада мөселманнар милли күренеш белән бүленгәннәр. Мисал өчен, Финляндиядә, төрек, гарәп, Сомали, Босния мәчетләре бар. Безнең мәчетебез инде татар мәчете буларак танылган. Менә бу мәчетләрдә гадәтләрдә бераз аермалар бар. Алар әлбәттә ураза башлау, бетерү, ураза озынлыклары үзләренең илләрендәге галимнәрнең фикеренә таянып үткәрәләр. Без инде үзебезнең төрки халыкларыбыз белән бергәлектә барырга тырышабыз. Рамазан башланыр алдыннан халыкка игълан биргән вакытта Мәскәү, Казан, Уфа, Төркия белән дә вакытларны тикшердек һәм аннары уразаны 8 июльдә башлыйбыз дип карар кылдык. Ә мондагы гарәпләрнең бер өлеше уразаны 9ы башладылар, чөнки Согуд Гарәбстаныннан Европада яшәгән халыклар уразаны 9ынчы көнне генә башларга тиеш дигән хәбәр алды. Алар бит инде күбрәк айга нигезләнәләр, кешеләр күк йөзендә яңа айны күргәч, ай күренде дип хәбәр итәләр. Ә безнең төрки дөньябыз алар күбрәк фән ягына таяналар.Обсерваториядә айның кайчан туачагын белеп алар шуңа таянып әйтәләр. Үткән елны Корбан гаете ике аерым көнне укылды. Бу мөселман дөньясы өчен бик оят, килешми торган әйбер. Төркиядә бу уңайдан җыелыш булды һәм бу мәсьәлә өлкәсендә байтак кына сөйләштеләр һәм киләчәктә ул бәйрәмне бер көндә үткәрү кирәклеге әйтелде.

Финляндиядә мәчетләрдә ифтарлар оештырыламы?

– Әйе төрек, гарәп мәчетләрендә ифтарлар кылына. Без ифтарларны һәр көнне уздыра алмыйбыз. Билгеләнгән бер көннәргә генә халыкны чакырып ифтар оештырабыз. Узган ел бер яки ике ифтар булса, инде быел биш ифтар булды.

Болай өйләрдә ифтар мәҗлесләре узамы?

– Әлбәттә бергәлектә авыз ачу ата-бабаларыбыздан калган матур гадәт саклана. Андый мәҗлесләргә Рамазан хисен тойсыннар дип балаларны чакырабыз.
XS
SM
MD
LG