Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ефәк юлы буйлап авточабыш Уфага җитте


Казакъстан татарлары Уфада
Казакъстан татарлары Уфада

Казакъстан татарлары оештырган "Яңа ефәк юлы буйлап" исемле авточабыш Уфага җитте. Шул уңайдан башкаланың "Ихлас" мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды.

Казакъстан татар җәмәгатьчелеге оештырган машиналарда халыкара сәяхәт 5 август Уфага килеп җитте. Авточабышта өч машинада дистәгә якын кеше катнаша. Алар Казакъстанның Караганда, Кустанай шәһәрләре аша үтеп Русиягә кергән. Әлегә сәфәр Уфага кадәр генә оештырылган. Киләчәктә Казан, Мәскәү, Һелсинкига кадәр сузылачак.

Быел бу маршрутны тулысынча узу өчен кайбер документлар әзерләүдә тоткарлыклар булган. Авточабышта катнашучылар арасында спортчылар, эшкуарлар, милли хәрәкәт әйдәманнары бар. Шулай ук ике сәнгатькяр Уфага тимер юлы белән килде. Алар артабан сәяхәтләрен кайтыр якка бергә дәвам итәчәк.

Казакъстан татарлары авточабышы Уфага җитте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00
Авточабыш төркеме җитәкчесе Ринат Абдулханов сүзләренчә, татарлар дөньяның барлык почмакларына да сибелгән. Чараның максаты – аларны кайда яшәүләренә карамастан берләштерү.

“Татарлар дөньяның 28 илендә яши. Без алар нинди дәүләттә яшәүләренә карамастан, кунакка йөрешеп, аралашып яшәүләрен телибез. Бу сәфәр шул юлдагы беренче башлангыч. Уфа безгә бик яхшы тәэсир калдырды. Безне биредә зурлап каршы алдылар” диде ул.

Мөхәммәт Галләм (c) һәм Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Мөхәммәт Галләм (c) һәм Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Казакъстан кунаклары Башкортстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинга һәм “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмгә казах милли киемнәрен кидерде.

“Ихлас” мәчете ихатасында әлеге уңайдан зур мәдәни чара узды. Анда Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның халык җырчысы Марат Шәрипов, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Фәнир Галимов, популяр җырчы Радик Динәхмәтов, Илнур Вәлитов, Лена Гәрәева һәм башка бик күп сәнгать әһелләре, Илаһилар төркеме катнашты. Чарада Казакъстаннан килгән Халидә Исламованың чыгышы аеруча зур алкышлар белән кабул ителде.

Көрәш бәйгесе
Көрәш бәйгесе
Чараның икенче өлешендә Казакъстан һәм Башкортстан спортчылары арасында татарча көрәш бәйгесе узды. Ул урыннар өчен түгел, ә күрсәтмә бәйге булды. Анда Казакъстаннан ике, Башкортстаннан алты көрәшче катнашты.

Арытабан кичке намаз һәм 400 кешегә ифтар мәҗлесе оештырылды.

Авточабышта катнашучылар 6 август Уфа буйлап сәяхәт кылды, рәссам Вәкил Шәйхетдиновның остаханәсендә булды һәм кайтыр якка кузгалды. Алар сәфәрләрен Казакъстанның Кызыл Орда, Чимкент шәһәрләре аша узып тәмамлаячак.
Мәҗлестә катнашучылар
Мәҗлестә катнашучылар
XS
SM
MD
LG