Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Максудилар нәселе вәкиле кайта


Аттранж эше, "Өчпочмак" дип атала
Аттранж эше, "Өчпочмак" дип атала

Казанга Франциядән танылган street-art сәнгатьчесе һәм режиссер Аттранж килә. Ул Татарстанда фильм төшерергә ниятли.

Граффитичылар традициясенә тугры калып рәссам үзенең чын исемен ачыкламый һәм псевдоним белән чикләнә.

"Аттранж Казанда "The Local" (җирле – ингл.) дип аталган документаль фильм төшерә”, - дип хәбәр итте Азатлыкка рәссамның Казан сәфәрен оештыручыларның берсе Алексей Сорокин.

Төшерү төркеме өч көн дәвамында салга утырып Казансу елгасының башыннан ахырына кадәр 140 километр йөзәчәк. Кинематографистлар юлның һәр километрын төшерәчәк. Төшерелгән фильм октябрьдә Франциянең Онфлер шәһәрендә Франция-Русия киноакадемиясенең генераль ассамблеясе утырышында тәкъдим ителәчәк.

Садри Максуди (1878-1957)
Садри Максуди (1878-1957)
​Аттранжның Казанны сайлавы очраклы түгел. Аның үзендә дә татар каны бар. Рәссамның әбисенең әнисе Казанда бөек татар галиме, сәясәтче Садри Максуди гаиләсендә туган. Максудилар 1905 ел вакыйгаларыннан соң башта Азиягә, соңыннан Франциягә китә.

Садри Максуди Франциянең данлыклы Сорбонна университетында белем ала. Соңыннан Төркиягә китеп сәясәт өлкәсендә югары үрләргә ирешә, Мостафа Кәмал Ататөрекнең шәхси киңәшчесе була.

Аттранж эше
Аттранж эше
​Аттранж Казанда "эзен" калдырырга җитешкән дә инде. Аның бер рәсемендә танылган рэпер Тупак һәм Тукай сурәтләнгән. Тукайның фамилиясе Тупак кулланган стильдә "2QAY" дип язылган. Бу эше белән Аттранж ике мәрхүм классикны бергә куеп, үзенең хип-хоп мәдәниятенә мөкиббән китүен һәм татар әдәбиятына битараф булмавын күрсәтә.

​Аттранж Көнбатышта иң элек “Һәдияләр кибете аркылы чыгыш” фильмы ярдәмендә таныла. Аны ул үзенең дусты, Англиянең мәшһүр граффитичысы Бэнкси белән төшергән. Фильм 2011 елда Оскар премиясенә һәм Британиянең бәйсез киносы бүләгенә тәкъдим ителгән.
XS
SM
MD
LG