Accessibility links

Чаллыдан Екатеринбурга даими очышлар башлана


Чаллының Бигеш һава аланыннан Екатеринбурга даими очышлар башлана. Әлегә Ан-24 очкычлары һәр чәршәмбе саен атнасына бер тапкыр очса, киләчәктә очышлар санын атнасына өч мәртәбәгә җиткерү карала. Ижавиа ширкәте очышларына билет бәясе 4300 сумнан башлана.

Шул ук вакытта Бигештән Чаллы-Мәскәү-Чаллы кичке очышлары октябрь аена кадәр туктатылып тора. “Аэрофлот” ширкәте әлеге очышларны туктатуын техник сәбәпләр белән аңлата. Бу чорда Мәскәүгә иртәнге очышларга, зуррак А320 очкычы куела.
XS
SM
MD
LG