Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стивен Фрай Сочи Олимпиадасын үткәрмәскә чакыра


Стивен Фрай
Стивен Фрай
Британ актеры һәм язучысы Стивен Фрай Халыкара Олимпия комитетын 2014 елгы Сочи Олимпиадасын үткәрмәскә чакыра.

Үзенең интернет сәхифәсенә чыгарылган мөрәҗәгать хатында Фрай 1936 елгы Олимпиаданы Берлинда үткәрүдән соң Һитлерның абруе Германиядә дә, илдән читтә дә артуын искә төшерергә өнди. Фрай ул чорда яһүдләрне эзәрлекләүләрне хәзерге Русия хакимиятләренең ЛГБТ вәкилләренә мөнәсәбәтенә тиңли. Фрай “тәртип саклау оешмаларының аларны кыйнауларга, үтерүләргә һәм рәнҗетүләргә күз йомуын” әйтеп “ничек тә булса цивилизацияле дөньяның Владимир Путинны хупламавына ирешергә кирәк”, ди.

“Сәясәт белән спорт бәйле түгел, дию икейөзлелектән дә, ахмаклыктан да начаррак”, дип исәпли Стивен Фрай.
XS
SM
MD
LG