Мәскәү полициясе шәһәрнең көньяк-көнчыгышындагы базарда рөхсәтсез мигрант дип шикләнелгән меңнән артык кешене тоткарлады. Мәскәү эчке эшләр идарәсе рәсмиләре әйтүенчә, чәршәмбе көнне тоткарланган бу кешеләрне хәзер полиция тикшерә. “Садовод” базарында узган әлеге тоткарлауларда 400-ләп полиция хезмәткәре катнашкан.
Петербур һәм Мәскәүдә соңгы көннәрдә рөхсәтсез мигрантларны тоткарлап үз илләренә депортацияләү чаралары киңкүләмдә алып барыла.
Петербур һәм Мәскәүдә соңгы көннәрдә рөхсәтсез мигрантларны тоткарлап үз илләренә депортацияләү чаралары киңкүләмдә алып барыла.