Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда хәләл кафе ачылды


Зилә Абдеева табын әзерли
Зилә Абдеева табын әзерли

Рамазан аеның соңгы көннәрендә Оренбурда хәләл кафе ачылды. Ул ифтар үткәрү белән үз эшен башлап җибәрде.

Алты йөз мең кеше яшәгән Оренбурның үзендә генә кырык меңнән артык татар бар, башка милләттән булган мөселманнар да күп, шуңа шәһәрдә хәләл кафе-рестораннар ачу зарур. Соңгы вакытта исламга килүче яшьләрнең саны арта бара. Димәк, хәләл аш таләп итүгә дә ихтыяҗ өлгереп җитте. Оештыручылар фикеренчә, ашханәләрдә дин тотучыларга барлык шартлар да тудырылырга тиеш.

Хәләл кафеда
Хәләл кафеда
"Уразаның соңгы көннәрендә ифтар мәҗлесләрен оештыручылар артты. Гомумән, узган елдагы кебек быел да авыз ачтырулар күп булды. Моңа шәһәрдә аеруча игътибар бирелде", дип сөйләде Оренбур мөфтие урынбасары Тәлгат Нургалиев.

Яңа ачылган хәләл кафеның төп максаты – халыкның сәламәтлеген ныгыту, чөнки хәләл меню ислам кануннары буенча һәм экологик яктан чиста ризыклардан төзелә. Әлеге эштә улларына әти-әнисе дә ярдәм итәчәк. "Безнең кафеда зур зал, хатын-кызлар, балалар, никах укыту өчен дә бүлмәләр каралган”, ди хәләл кафе хуҗасы Ринат Абдеев.

Илгиз, Сания, Ринат Абдеевлар
Илгиз, Сания, Ринат Абдеевлар
Бүген Русия күләмендә хәләл тармакның үсеше барлык мөселманнарны борчый һәм бу мөһим тема булып тора. Ләкин татар кешесе оештырган кафеда тел дә мөһим. Ринатның хатыны Зилә – Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. Кунакларны ачык йөз, тәмле тел белән каршы алып, милли ризык белән сыйлый. Табын мул итеп әзерләнә.

Хәләл ризыкка ихтыяҗ арта: киләчәктә хәләл продукциясен төрле милләт һәм дин вәкилләре дә куллана алачак.
Намаз вакыты
Намаз вакыты
XS
SM
MD
LG