Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гает көнендә кырымлылар ял итәргә тиеш"


Ураза бәйрәме, Кырым
Ураза бәйрәме, Кырым

8 август Кырымның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары үткәрелде. Бер көн элек Кырым Югары Радасының чираттагы утырышында Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаров "Ураза гаете кырымлылар өчен ял көне булырга тиеш", дип белдерде.

"Рамазан ае тамамлана һәм өч көн дәвам иткән ураза бәйрәме башлана. Кырым Югары Радасының бу хакта булган карары, министрлар шурасының тиешле актлары буенча ислам динен тотучылар өчен Кырымда Ураза бәйрәменең беренче көне ял көне исәпләнә. Әлбәттә, Кырым өчен бу көн Пасха, Раштуа бәйрәмнәре кебек Кырымда яшәүчеләрнең барысы өчен ял көне булырга тиеш. Мин бу мөнбәрдән Кырымда яшәүчеләрнең һәммәсен Ураза бәйрәме белән котлыйм, һәммәбезгә игелек, татулык, тынычлык, якты киләчәк телим", диде Рифат Чубаров депутатлар каршында ясаган чыгышында.

Чыннан да, Кырым Югары Радасының карары буенча шулай, ләкин бу карар күбрәк кырымтатар оешмаларында үтәлеп килә. Мәсәлән, кырымтатар газеталарында, китапханәдә, ансамбльләрдә, театрда, кырымтатар эшкуарларының ширкәтләрендә. Башка оешмаларда эшләүче кырымтатар мөселманнары күп кенә очракта Ураза бәйрәмендә эшләргә тиеш булалар, чөнки оешма җитәкчеләре Кырым хакимиятләре чыгарган актларны үтәргә теләми. Шундый хәлләр Карасубазар (Белогорски) район электр челтәре ашханәсендә булган иде. Монда эшләүче кырымтатарлар хәтта район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итергә мәҗбүр булган иделәр. Ә кайбер җитәкчеләр ял иткән көн урынына башка көндә эшләргә кушалар.

Әгәр дә Рифат Чубаров сөйләгән кебек Ураза бәйрәме бөтен Кырым өчен ял көне булса, бу проблем булмас иде. Бу мәсьәләне ике тапкыр 2008-2010 елларда Кырым Югары Радасы депутаты, Мәҗлес рәисенең урынбасары Рәмзи Ильясов күтәреп чыккан иде.

"2008 елда Кырым Югары Радасы безнең тырышлыгыбыз белән Ураза бәйрәме Кырымда һәркем өчен бәйрәм булсын дигән карар алган иде һәм аны Украина Югары Радасына юллаган иде. Андан бер комиссиядән “нецелесообразно” дигән җавап килде. 2010 елда бу карарны үткәрергә ярдәм итегез дип президент Виктор Януковичка Кырым Югары Радасыннан хат юлланды. Президент аны тагын Украина Югары Радасына юллады, ләкин уңай нәтиҗә булмады. Менә шундый мөнәсәбәт Украина җитәкчелегендә мөселман бәйрәменә", диде Рәмзи Ильясов.

8 август иртән Кырымның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары үткәрелде. Баш намаз Акмәчеттә узды. Намаздан соң кырымтатар мөселманнары зиратларны зиярәт итеп мәрхүмнәрнең каберләре янында догалар укый. Яшьләр туганнарын, әти-әниләрен котлап татлылыклар алып аларга кунакка баралар.
XS
SM
MD
LG