Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Көнчыгышның биш төбәгендә гадәттән тыш вәзгыять игълан ителде


Зея елгасы буенда
Зея елгасы буенда
Ерак Көнчыгышның биш төбәгендә су басу сәбәпле гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертелде.

Якут-Саха республикасы, Амур буе, Хабаровски, Приморье төбәкләрендә һәм Яһүд автоном өлкәсендә яңгырлар туктарга җыенмый һәм елгаларда су биеклеге күтәрелер, дип көтелә.

Русия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков, вәзгыять контрольдә тотыла һәм азык-төлек, эчәр су кытлыгын булмаячак, дип ышандырды.

Амур өлкәсендә соңгы бер тәүлектә генә дә су баскан йортлар саны ике мәртәбә артты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә анда 600 йортны су баскан.

Зея су электр станциясеннән су җибәрү арту сәбәпле Благовещенски һәм тагын 30-лап авыл-шәһәргә су басу куркынычы яный.
XS
SM
MD
LG