Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсе су басу сәбәпле эвакуациягә әзерләнә


Благовещенскида су басу
Благовещенскида су басу
Благовещенски шәһәре һәм Амур өлкәсе хакимиятләре су басу сәбәпле кешеләрне эвакуацияләргә әзерләнә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Зея елгасында су 730 сантиметрга күтәрелгән. Су биеклеге 720 сантиметрга күтәрелгәннән соң елга үз ярларыннан чыга башлый. Амур елгасында су 733 сантиметрга күтәрелгән. Суның 750 сантиметрга күтәрелүе куркынычлы санала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Благовещенски янындагы 30 авыл һәм шәһәрдә 500-ләп торак йортны су басуын белдерә. Ике ярым мең кеше инде эвакуацияләнгән.

Амур өлкәсеннән тыш су басулар Ерак Көнчыгышның дүрт төбәгендә – Хабаровски, Примойский крайларында, Яһүд автоном өлкәсендә һәм Якут-Саха республикасында да көтелә.
XS
SM
MD
LG