Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сами Йосыф Казанда меңләгән тамашачы җыйды

9 августта Камал театры каршында Ураза бәйрәме уңаеннан Британиянең танылган мөселман автор-башкаручысы Сами Йосыф чыгыш ясады. Ислам дәүләтләрендә популяр рок-башкаручының бу Русиядә беренче чыгышы иде. Бәйрәм чарасын Татарстанның диния назарәте оештырды. Сами Йосыф сәхнәгә чыгар алдыннан “Нәшидел-Ислам” төркеме, Ильяс Халиков дини җырлар башкарды. Тамаша карарга меңләгән кеше килде, бигрәк тә мигрантлар мөхтәрәм кунакны алкышлап-шаулап каршы алды.

дәвам

XS
SM
MD
LG