Рим-католик чиркәве башлыгы Франциск мөселманнарны Рамазан ае тәмамлану белән котлады һәм христианнар белән мөселманнарны бер-берләрен тирәнрәк аңлашуга чакырды.
Ватикандагы Изге Петр мәйданына җыелган меңнәрчә кешегә мөрәҗәгать итеп понтифик, мөселманнарны "кардәшләр" дип атады, ислам һәм христиан тарафдарларын узара хөрмәт итәргә чакырды. Ватикан башлыгы сүзләренчә, хөрмәткә мәгариф аша һәм яшь буынны тәрбияләп ирешеп була.
Франциск Рамазан тәмамлану уңаеннан 8 августта игълан ителгән мөрәҗәгатьтән соң якшәмбе чыгыш ясады. Элекке елларда ураза тәмамлану уңаеннан мөрәҗәгатьне Ватиканның дин ара диалог шурасы әзерләгән булса, мәгълүмат агентлыклары белдерүенчә, быел бу чыгышны папа үзе язган.