Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мәгърифәт” газеты урынына “Гаилә һәм мәктәп” журналы чыга башлый


"Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов
"Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов

1990-нчы еллар башында татар студентлары өчен нәшер ителә башлаган “Мәгърифәт” газетының соңгы саны чыгачак бу атнада. Аның урынын “Гаилә һәм мәктәп” дигән журнал алачак.

Бүген “Мәгърифәт” газеты хезмәткәрләренә тиздән чыга башлаячак "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррирен тәкъдим иттеләр. Ул – “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илдар Миргалимов. Яңа журналның беренче саны август азагында дөнья күрәчәк. Миргалимовның Азатлыкка әйтүенчә, хәзер аны әзерләү эшләре бара. “Мәгърифәт” газеты нигездә укытучылар өчен чыкса, яңа журнал киңкүләм укучыларга юнәлдерелгән.

“Бу әтиләр һәм әниләр журналы буларак тәкъдим ителә, ягъни гаиләсендә бала булган кешегә атап чыгарыла торган журнал. Ә баласы булмаганнар ул бик сирәктер. Баланың кем булып һәм ничек үсүе һәркем өчен мөһим. Бу җиңел басма буларак күз алдына китерелә. Анда күбрәк файдалы киңәшләр, көнүзәк актуаль проблемнар, күзәтү, анализларга тырышу булачак. “Мәгърифәт” укытучыларга дип чыгарылса, бусы гади укучы өчен чыгарыла. Без гади тел белән катлаулы проблемнар турында сүз алып барырга тиеш. Балалар мәктәптә укый, шуңа мәктәп проблемнарын да читләтеп үтә алмыйбыз. Без басманы педагогик белеме булмаган аудитория өчен әзерлибез”, ди Миргалимов.

Җәмәгатьчелектә яңа басма "Мәгърифәт" газетын һәм "Мәгариф" журналын кушу нигезендә барлыкка киләчәк дигән сүзләр йөри. Миргалимов бу хакта бер сүз дә әйтә алмавын әйтте.

“Әлегә килешүгә кул куймаган. Бу сорауга җавап бирә алмыйм”, диде ул.
Миргалимов “Мәгърифәт”нең барлык хезмәткәрләре дә эш урынында калачагын әйтте. “Гаилә һәм мәктәп” журналы 32 битле булачак, шуңа яңа хезмәткәрләрне дә җәлеп итү күздә тотыла.

"Ялкын" журналы форматында һәм шулай ук төсле булып чыгачак”, диде яңа баш мөхәррир.

Бу яртыеллыкка “Мәгърифәт” газетасына язылучыларга яңа журнал тәкъдим ителәчәк, әгәр алар аңа риза булмый икән, почта аша акчаларын кире кайтарырга әзерләр. Миргалимов сүзләренчә, журнал чыгару чыгымлырак һәм бу “Татмедиа” хисабына эшли башлаячак.

“Бу журнал укучыларга ошар дип уйлыйм, чөнки ул сыйфатлы яңа форматта чыгачак”, диде Миргалимов.

“Мәгърифәт”кә үзгәрешләр кирәк иде”

“Мәгърифәт” газеты хезмәткәрләре әлеге үзгәрешләрне бүген генә белгән һәм журналист Нурия Әлмиева сүзләренчә, алар моны көткән булган.

“Бу үзгәреш кирәк иде инде, чөнки хезмәт хаклары да бик түбән иде, гонорарлар түли алмау сәбәпле авторларыбызны да югалтып бетердек. Авторларсыз газетны чыгару басманы кызыксызга әйләндерә. Безнең оештыручыларның берсе саналган Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да бездән баш тартты. Ә укытучылар газеты буларак министрлык белән уртак эш алып бармауны күз алдына китерүе дә авыр.

Бу үзгәрешләр, миңа калса, финанс мәсьәләләре белән бәйле. Журналистлар 6-8 мең сумга эшләргә мәҗбүр иде. Бәлкем яңа журналда элекке юнәлешләрне саклап калып булыр. Бу атнада “Мәгърифәт”нең соңгы санын чыгарачакбыз”, диде ул.

“Мәгърифәт” татар студентлары газеты буларак 1991 елда чыга башлаган иде, ләкин финанс кыенлыклары сәбәпле, мәгариф министрлыгы аны үз канаты астына алды һәм ул укытучылар басмасына әйләнде.

“Бу татар теле укытучыларының үз газетына әйләнгән иде инде”, ди Әлмиева.

Аларга “Мәгърифәт”не “Сабантуй” газеты белән кушачаклар дигән сүзләр дә килеп ирешкән булган.

“Бу үзгәрешләрне яхшыга юрыйбыз. Мәктәп сүзе булгач анда укытучы темасы барыбер булачак. Газета укучысы берни дә югалтмаячак дип саныйм”, диде ул.
XS
SM
MD
LG