Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә хакимият көчләре Мурси тарафлыларны мәйданнан куа башлады


Бүген иртән Каһирәдә иминлек көчләре вазифасыннан читләштерелгән президент Мөхәммәт Мурси тарафдарлары каршылык чаралары алып барган ике лагерьны таркатуга кереште.

Нахда мәйданы районындагы Рабаа әл-Адауиа мәчете янына авыр техника китерелде, демонстрантларны куып тарату өчен күз яше чыгару газы кулланыла. Ким дигәндә 15 кешенең һәлак булуы әйтелә.

Протест чаралары Мурси үз вазифасыннан читләштерелгәч 3 июльдә башланды. Соңгы атналарда каршылыкларда ким дигәндә 250 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG