Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә "Арангул батыр"” бәйгесе үтте

Төмәннең Түре елгасы буендагы ял итү мәйданында бәйрәм чаралары оештырылды. Анда Тубылда яшәүче Арангуловлар гаиләсе "Арангул батыр" турнирын үткәрде. Бәйгедә Тубыл һәм Төмән шәһәрләреннән бишәр кеше катнашты. Ун батыр 100 килограммлы бүрәнәләр әйләндерүдә, иллешәр килограммлы ике капчык, авыр бүкәннәр күтәреп йөгерүдә, 25 бала утырган арбаны тартуда көч сынаштылар. Авырлык күтәрү спорты мастерлыгына кандидат Никита Панов җиңү яулады. Ул зур телевизор белән бүләкләнде. Ә Тубыл егете Динар Фәйзуллин, беренче катнашканымда унынчы булсам, икенче мәртәбә алтынчы урынны алдым. Бу бәйге миңа үсәргә, ныграк шөгыльләнергә этәргеч бирә, дип аңлатты. Батырларның берсе дә бүләксез калмады, ә бу турнирны беренче генә күргән төмәннәр ярышларны гаҗәпләнеп тамаша кылдылар.

XS
SM
MD
LG