Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановка «Сәләт»нең биш елга исәпләнгән үсеш програмы тәкъдим ителде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Биләрдә «Сәләт» форумында булды. Президентка «Сәләт» үсешенең биш еллык програмы тәкъдим ителде. «Сәләт» клубы республиканың һәрбер мәктәбендә ачылыр дип күздә тотыла. Район үзәкләрендә аларның эшләрен күзәтеп барачак төбәк вәкилчелекләре эшләячәк.

Сәләтле балалар өчен «Сәләт» мәктәпләрен Прага һәм Дубаида да булдыру карала.
Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең әлеге биш еллык програмны хуплаячагын әйтте.

«Сез безнең киләчәк. Без сезгә таяначакбыз һәм барлык башлангычларда ярдәм итәчәкбез», диде ул.
XS
SM
MD
LG