Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрутта шартлaуда һәлак булучылар саны 22гә җитте


Бәйрут янындагы көчле шартлауда 22 кеше һәлак булган. Бу хакта Либан эчке эшләр министрлыгы белдерә. Корбаннарның кем булуын ачыклау дәвам итә.

Шартлау атнакич көнне халык күп йөри торган Бәйрутның көньягында була. Нигездә бу «Хизбулла» экстремистик төркемен яклаучылар урыны булып тора. Шартлату өчен җаваплылыкны үз өстенә сөнни гысьянчылары алды.

Бейруттагы әлеге хәл күрше Сүриядәге хәрби низаг Либанга да күчәргә мөмкин дигән куркынычны арттырды. «Хизбулла» Сүрия президенты Бәшәр Әсадның беректәше булып тора.
XS
SM
MD
LG