Башкортстанда мөселманнар республика президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат язды. Алар Хәмитовтан мәктәптә хиҗаптан йөрү мәсьәләсен киредән карауны сорый.
IslamRF хәбәр итүенчә, яңа уку елыннан республика хөкүмәте ислам тәртипләренә туры килгән киемнән йөрүне тыймакчы була. Югары сыйныфта йөрүче кызлар яулыксыз мәктәпкә бармаячакларын әйтә.
Хат авторлары Башкортстан президентына Татарстаннан үрнәк алырга чакырды.
«Татарстан хөкүмәте үз мөселманнарын яклады һәм алар укучыларның мәктәптә яулыктан йөрүдә проблем булмаячагын әйттеләр. Башкорстан шулай ук татар халкы белән кулга-кул тотынып баручы мөселман республикасы, ә ни өчен бездә мондый тыю барлыкка килде», диелә хатта.
Алар мәктәптә ислам тәртипләренә туры килгән һәм шул ук вакытта эшлекле кыяфәттә булган киемнән йөрүгә рөхсәт бирүне сорый.