Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каюм Насыйри урамы тулысынча җәяүле булачак


Иске татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамы тулысынча җәяүле булачак. Күптән түгел анда тарихи биналар төзекләндерелде һәм бу урам халыкның яраткан урынына әйләнеп бара.

Иске татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамы тулысынча җәяүле булачак. Бу хакта "Иске шәһәр" бистәсе җитәкчесе Линар Закиров белдерде. Аның сүзләренчә, бу яңалыкны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган, хәзер бөтен документлар да килештерелә һәм инде бу атна ахырынннан башлап урамга машина белән кереп булмаячак.

Машиналарны түләүле кую урыннарында һәм махсус урыннарда гына калдырырга мөмкин булачак.

Иске шәһәр бистәсе җитәкчелеге бу татар тарихы сеңгән урамнарны мәдәни чаралар, төрле бәйрәмнәр үзәге буларак күрергә тели. Шуларның берсе буларак 30 августта, Республика һәм шәһәр көнендә "Бибарс Сарай" Каюм Насыйри урамында махсус тамаша күрсәтәчәк. Сабитовлар утарында концерт, Күнче урамында акча сугү, коллиграфия сәнгате һәм күн эшкәртү серләренә өйрәнеп булачак.

Шәһәр мэры Илсур Метшин Иске татар бистәсендә тәртип булуын тели. "Иң беренче чиратта вандаллар белән көрәшергә кирәк булачак, андый хәлләр булгалады инде", ди Метшин.

Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы Валерий Красильников тарихи истәлеккә ия булган бу урамнарда полиция хезмәткәрләренең даими кизү торачагын һәм видео күзәтү урнаштырылачагын әйтә.

Иске татар бистәсендәге тарихи биналар һәм яшәеш челтәре елдан аз гына артык вакыт эчендә төзекләндерелде һәм казаннарның, кунакларның яраткан урынына әйләнеп бара.

Күптән түгел Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин Азатлыкка бирегә эләгүчеләрнең Универсиада алдыннан төзекләндерелгән йортларга соклануы, күпләрнең аларны фотога төшерүе турында сөйләгән иде.

Мансур Җәләлетдин: "Иске татар бистәсен халык бәяләсен"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00
XS
SM
MD
LG